Главная страница

Мәктәптә гаилә татулыгының чагылышы”


Скачать 34.71 Kb.
Название Мәктәптә гаилә татулыгының чагылышы”
Дата 16.02.2016
Размер 34.71 Kb.
Тип Анализ

Мәктәптә гаилә татулыгының чагылышы”

Хәерле кич, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Безнең бүгенге уртак эшебез “Мәктәптә гаилә татулыгының чагылышы” хакында булыр. Безнең тормышыбыз шундый мәшәкатьле, без кайвакыт балаларыбыз белән киңәшләшергә дә, сөйләшергә дә, аңлашырга да вакыт тапмыйбыз. Кайвакыт үзара ризасызлык тудырган сәбәпләр дә килеп чыга. Ата-ана һәм баланың мөнәсәбәте мәктәп тормышына бик зур йогынты ясый. Балаларны һәм әти-әнине нәрсә борчый соң? Бу проблема мәктәп тормышында ничек чагыла? Балаларыбыз буш вакытын ничек үткәрә? Каршылыклы ситуацияләрдән мөстәкыйль чыга беләләрме? Һәм ниһаять, бала әти-әнисе, әти-әни бала хакында нәрсә белә? Бүген, без сезнең белән бергәләп бу сорауларга җаваплар табарга тырышырбыз. Шушы максаттан чыгып, 4-10нчы сыйныф укучылар арасында “Гаилә: безнең фикер шундый” дигән сорашып-белешү үткәрелде. Рөхсәт итсәгез, сезнең белән дә гаиләгез, балаларыгыз хакында анкеталар тутырырбыз. Аларны чагыштырып, нәтиҗәләр ясарбыз.

  1. Гаиләдә баланың урыны:

  • Сезнең гаиләдә әти-әни һәм бала арасында ризасызлыкка китергән сәбәпләр туамы?

Анализ.

  1. Гаиләдә әти-әни һәм бала арасында ризасызлыклар:

5% - телевизор өчен;

5%-кием-салым мәсьәләсендә;

10% - урамда озак уйнау;

10% - кич чыгу;

43% - интернетта күп утыру;

43% - уку, дәрес әзерләү буенча чыга дип исәпли.

15% укучы гаиләдә әти-әни һәм бала арасында ризасызлык туганы юк дип саный.

  1. Гаиләдә нинди вазифалар башкарасың? дигән сорауларга барлык балалар да уңай җаваплар бирделәр. Балаларның гаиләдә аерым вазифалары булулары, хезмәт сөюләре безне сөендерә.

90% балалар арасында, бигрәктә урта, югары класс укучылары арасында хезмәтне кызлар һәм егетләргә бүлү күзәтелде.

10% бала бар эшне дә тигез күреп башкара.

  1. Гаилә татулыгы сезгә-балаларга бәйлеме? соравына

43% балаларга бәйле;

57% балаларга бәйле түгел дип тапты.

Югары сыйныф укучылары гаиләнең тату яшәвенә безнең йогынты зур дип саный.

  1. Тормыш имтиханы”:



  • Балагыз, сездән рөхсәт сорамыйча гына чәчен үтә модалы кыска итеп кистереп кайткан. Сез моңа нинди мөнәсәбәт белдерер идегез?

62% - ачулана;

24% - риза;

19% - бу эшкә әти-әни уртача карый дип фикерли.

Күпчелек бала бу эшләрне әти-әни белән киңәшләшеп эшләү ягында.

  • Балагыз өегезгә урамда адашкан эт ияртеп кайткан. Нишлисез?

76% - риза;

24% - бала әти-әни этне өйдә калдырырга рөхсәт итмәс дип уйлый.

Күпчелек укучыларыбыз, әниләребез йомшак күңелле, бигрәк тә йорт хайваннарын җәллиләр һәм алар безне аңларлар дигән фикердә торалар.

  • Балагыз туган көненә кичкә кунаклар чакырып кайткан. Ә сезне ул көнне Казанга эш белән җибәрәләр. Балагыз белән ничек аңлашыр идегез?

90% - үзебез оештырабыз;

10% - бәйрәмне күчерәбез дигән фикердә торалар.

Димәк, безнең балаларыбыз җаваплылыктан, мөстәкыйльлелектән курыкмыйлар. Үзләренә ышаналар.

  1. Үз балаларыгызны беләсезме?”:

  1. Балагыз нинди төс ярата?

  2. Аның яраткан бәйрәме нинди?

  3. Балагызга ничә яшь?

  4. Балагыз нинди кием кияргә ярата?

  5. Аның дуслары күпме?

  6. Яраткан передачасын язарга?

  7. Сезнең интернетка карашыгыз?

  8. Сезнең балагызның укуына карашыгыз?

  9. Балагыз кем булырга тели?

Әти-әниләр җавапларны чагыштыралар.

  1. «Нинди ул минем гаиләм?”

Укучыларга үзләренең гаиләләрен символлар ярдәмендә ясарга кушылды.

  1. Кояш (анда һәрвакыт якты,җылы, сине яраталар) – 57%;

  2. Яшен (ачуланалар, сүгәләр) – 24%;

  3. Кул (сиңа һәрвакыт ярдәм кулы сузалар) – 48%;

  4. Авыз (киңәш бирәләр) – 24%;

  5. Китап (тәрбиялиләр) – 48%.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз, балалар өчен гаиләнең җылы, нурлы булуы бик мөһим. Балаларыбыз ничек кенә мөстәкыйль булырга тырышсалар да, яратуга, ярдәмгә һәм тәрбиягә һәрвакыт мохтаҗ.

Хөрмәтле әти-әниләр, бүгенге уртак эшебез барыбызга да бер-беребез хакында күбрәк белергә, уртак борчуларны табарга, бердәм булырга ярдәм итәр дип ышанасыбыз килә.