|
Балалар бакчасының тагын бер җаваплы бурычы- балаларыбызны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп, белемле һәм сәламәт итеп тәрбияләү
Без Татарстан республикасында яшибез һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче кечкенәләрне , бигрәк тә рус милләтеннән булган балаларны татар телендә сөйләшергә һәм бер – берсе белән аралашырга өйрәтү – мөһим бурычларның берсе булып тора. Бу эшне төрле методик алымнар белән оештырырга мөмкин: балалар белән сөйләшү, аерым темага әңгәмә үткәрү, дидактик уеннар уйнау, җырлар җырлау, халык авыз иҗатыннан файдалану һ.б.
Балалар бакчасының тагын бер җаваплы бурычы- балаларыбызны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп, белемле һәм сәламәт итеп тәрбияләү. Бүгенге көндә милли рухта тәрбияләүне, ягъни мин татар теленә өйрәтүче тәрбияче буларак, нәниләребезне татар халкының күркәм традицияләренә, уеннарына, җырларына игътибар иттерүне, аларга карата кызыксыну уятуны бурычым дип саныйм.
Үз чиратымда, җырлы - хәрәкәтле уеннарга өстенлек бирәм. Балаларның һәр уенның эчтәлеген аңлауларына ирешеп, аларны сәнгатьле итеп сөйләргә , уйнарга өйрәтәм. Өйрәнелгән сүзләрне хәтерләрендә яхшы калдырсыннар өчен уендагы яңа сүзләр белән таныштырам, уенның аерым өлешләрен генә уйнап карыйбыз. Шуннан соң гына уенны тулысынча музыка астында уйныйбыз. Зуррак яшьтәге төркем балалары белән бу уеннарны оештыру әллә ни кыенлык тудырмый, чөнки аларның сүзлек запасы җитәрлек дәрәҗәдә һәм җырлы – биюле уеннар аларны бик тә кызыксындыра.
Минем эшемдә әти - әниләр дә зур ярдәм күрсәтәләр. Алар үз телен яраталар, милләтен хөрмәт итәләр һәм шуның белән бергә үзләре өчен һәм баласы өчен чит тел саналган татар теле белән кызыксыналар, өйдә балалар белем бирү эшчәнлегендә өйрәнгән яңа сүзләрне, уеннарны кабатлыйлар, ныгыталар.
К.В.Закированың “ Уйный – уйный үсәбез” дигән китабына бик еш мөрәҗәгать итәм:төрле уеннар, физкультминуткалар, җырлы – биюле уеннар алам. Бу китапта җырлы – биюле уеннарның сүзләре генә булганга күрә, уеннарга көйләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгы, Республика мәгълүмат - методик тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән аудиоҗыентыгыннан сайлап алам. Мәсәлән, “ Шүрәле, Шүрәле..” уенына Татар халкының уен җыры “ Куш кулым” көенә уйныйбыз. Балалар бу көйне бик яраттылар, үз иттеләр.
Быелгы уку елы барышында да балалар бакчасына бик күп яңа китаплар бирелде: К.В.Закирова, Л.Р. Мортазина “ Балачак- уйнап – көлеп үсәр чак”,К.В. Закирова “ Балачак аланы” һ.б. бик тә файдалы һәм безнең эшне алга таба тагын да җиңеләйтү, нәтиҗәлерәк итү өчен менә дигән кулланма материал булып торалар. Татар телен өйрәтүдә ярдәмлек итеп бирелгән аудиоязмаларны балалар бик яраталар.
Зурлар төркемендәге балалар татар телен аеруча кызыксынып өйрәнәләр. Көн дәвамында күрешкәндә дә , үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр. Без һәр бәйрәмгә әти – әниләрне кунакка чакырабыз, бәйрәмдә алар күбесе теләп катнашалар. Балалар күңелендә әти – әниләр белән уздырылган бәйрәмнәр бик тә җылы хисләр уята.
Быел Муса Җәлилнең иҗатына багышланган кичәдә
балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар һәм тыңладылар.
Һәр елны Г.Тукайның туган көнен зурлап билгеләп үтү традициягә керде.Быел бу бәйрәмне бар балаларны , чакырылган әти – әниләрне залга җыеп зурлап уздырдык. Анда балалар“
Шүрәле” -
“ Су анасы” -
“ Кызыклы шәкерт - Акбай”-
“ Бичара куян”-
“ Бала белән күбәләк-
кебек персонажлар белән якыннан таныштылар.
“ Күрсәтегез балалар”, “ Шүрәле”, “ Кәрия- Зәкәрия” кебек татар халык уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар , җырладылар.
Татар булмаган милләт баласына татар телен өйрәтү җиңел эш түгел. Шулай булуга карамастан, балаларның бәйрәмнәрдә теләп ,актив катнашулары бик куандыра. “ Киләсе бәйрәм , кайчан була?” дигән сорау , балаларның ни дәрәҗәдә кызыксынуларына җавап булып тора.
Әти- әниләр бик еш кына киңәшләр сорап, баласының татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүе белән кызыксынып керәләр. Бәйрәмнәр өчен костюмнар, кирәкле атрибутлар ясарга да бик булышалар.Татарча анимацион күренешләрне сорап алалар. Шуңа күрә алга таба уңай нәтиҗәләр үзенең җимешен бирми калмас, әлбәттә.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, иске алымнарны онытмыйча, яңаларын өйрәнеп , ә иң мөһиме үзеңнең фантазияңне зшкә җиңеп эшләсәң уңыш безгә елмаймый калмас!
Муниципальное автономное дошкольное образовательное
учреждение “ Детский сад № 342 комбинированного вида” Приволжского района города Казани
“ Ознакомление детей с творчеством татарского народа”
Воспитател по обучению
татарскому языку
Хайбуллина Мадина Ахатовна.
2014 год
Казан шәһәре
Идел буе районының
“ З42 нче катнаш төрдәге муниципаль
автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе”
“ Балаларны татар халык сәнгате белән таныштыру”
Татар теленә өйрәтүче тәрбияче
Хәйбуллина Мәдинә Әхәтовна
2014 ел
|
|
|