|
РБалалар урындыкларда утыралар, залга алып баручылар чыга. ( салмак көй уйнала, слайдлар күрсәтелә) Т
РБалалар урындыкларда утыралар, залга алып баручылар чыга.
( салмак көй уйнала, слайдлар күрсәтелә)
Т: Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар
эретерлек гранит кыяны?
Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп
Кайгыларга түзем, сабырлы?
Т: Кем елмая җәйге таң аткандай
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык
Көләчлеккә аңа тиңнәр юк.
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул- әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!
Хәерле көн кадерле әниләребез, кунакларыбыз, бакча хезмәткәрләре! Менә ничә ел инде 26 нчы ноябрь “Әниләр көне” итеп билгеләп үтелә. Сезне барыгызны да шушы матур бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, бәхет телибез. Беребезгә дә бала кайгысы күрергә язмасын.
Туарына бер көн кала бала Алладан сораган: “Мин иртәгә җирдә булачакмын диләр. Мин анда ничек яшәрмен, мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез?” Алла әйткән: “Мин сиңа сине көтеп торучы бер фәрештә бүләк итәрмен.” Бала уйланган һәм яңадан телгә килгән:”Синең янда мин җырлыйм һәм көләм. Бәхет өчен миңа шул җиткән”. Алла: “Синең фәрештәң бары синең өчен генә җырлар һәм көлер, син аның мәхәббәтен тоеп бәхетле булырсың.” Бала: “Мин аны ничек аңлармын, мин бит аның телен белмим? Ә сиңа мөрәҗәгат итәсем килсә, мин нишләрмен?”-дигән. Алла(башыннан сыйпап): “ Синең фәрештәң сиңа дога өйрәтер. Шул догалар аша без синең белән аралашырбыз”. Бала: “Җир йөзендә явызлык бар дип итшеттем. Мине кем саклар?” Алла: “Үз тормышын кызганмыйча, фәрештәң сине саклар. Фәрештәң сиңа минем турында сөйләр. Мин гел синең янында булырмын” Шул чакны Җир йөзеннән тавыш ишетелде һәм бала ашыгып сорады: “Аллам , фәрештәмнең исемен әйтче?!” Алла әкрен генә тавыш белән: “Аның исеме бик гади генә—Әни”-диде.
Әни, әнкәй.... Бу якты дөньяга килгәч тә безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак,җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Ягымлы, кадерле әниләребез! Бүген безнең кичәбез сезгә багышлана..
Эльвина: Күмәкләшеп без дә, дуслар
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, ямьле булсын
Әниләрнең бәйрәме.
Туган ил, Ана,Икмәк-
Бөекләрнең бөеге.
Әнә шуларга сыенып,
Без яшибез сөенеп. Җыр: “Әниләр вальсы....”
Нәфис: Әни безне тудырган
Әни безне үстергән.
Ана сөте гомерлеккә
Җитә торган көч биргән.
Камилла: Авырсаң, янда тора ул
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый,
Ул безне саклый, яклый.
Камил.И Җиңеләйткән кебек әнкәй
Безнең һәрбер сулышны,
Зур булып үсеп җиткәч тә,
Без әнигә бурычлы!
Азалия: Йөзең синең һәр вакытта
Балкып тора, әнием.
Аш- суыңнан тәмле исләр
Аңкып тора әнием.
Камиль: Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар әнием!
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сине зурлап, әнием!
Зәмирә: Йөрәгемнең иң түрендә
Иң кадерле әнием!
Яхшылыкта, изгелектә
Әниемә тиң-илем!
Зәринә: Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әниләрнең нурлы йөзе-
Гел көләч булып калсын. Җыр: “Песенка про маму..”
Ильназ: Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар йөгә нур бөркелә.
Ильвир: Синнән дә яктырак,
Синнән дә яхшырак,
Матуррак кеше юк,
Бөтен җир шарында.
М.Айзилә: Китсәм дә читләргә
Әнием, шикләнмә,-
Талпынып яныңа
Кайтырмын ерактан.
Азат: Ни генә булса да
Мин сине елатмам,
Синең күзләреңне
Яшьләргә чылатмам.
Гөлнур: Әниләрдән газиз кем бар җирдә?
Алар күңелендә изгелек
Әниләрне, зинһар, саклый белик,
Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик. Жыр: «Балалар бакчасында»
Даниил: Борчысы килми әнине,
Елмаеп-колеп торсын.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен.
Г.Айзилә: Синең шатлык- безнең шатлык бит ул,
Синең кайгы- безнең кайгы ул.
Кайгыларны әни, бер дә күрмә,
Гел бәхетле, шулай көләч бул!
Ильдус: Минем әнием бар эшкә
Бик оста һәм бик унган.
Әниемне беркайчан да
Борчылмаска тырышам.
Эльвина: Синнән башка таң да атмый
Мин шуңы беләм әни
Бу дөньяда син булмасаң
Нишләр идем мин әни.
Рияз: Әниләр без сезне яратабыз
Бәйрем беләм котлыйбыз
Бүләк итеп хәзер сезгә
Бер матур җыр җырлыбыз.
Җыр: “Әниләр бәйрәме”
Балалар утыралар
Т:- Балалар, ә әниләрне бәхетле итү өчен без нәрсәләр эшли алабыз? Әниләр бәхетле булсын өчен аларны ярату гына җитми.
- сүзләрен тыңларга;
- юк-бар сорап йөдәтмәскә, рәнҗетмәскә;
- булышырга , авырганда ярдәм кулы сузарга:
- үрнәк тәртибең,эшкә тырыш булуың белән сөендерергә;
Ә тәртипле, әдәпле бала әнисен беркайчан да рәнҗетми. Әниләребез безне назлары белән иркәлиләр, сулышлары белән җылыталар, тәмле ризыклар ашаталар. Кояш җирне җылытса, икенче кояш-әни безне җылыта.
Кояш нурлары ясап бию(кызлар)
Т: Кадерле әниләр, тәрбия процессы халык авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнештә. Ул- гасырлар буе тупланган хәзинә. Әйдәгез сезнең белән кечкенә бер уен уйнап алабыз .Ул “Мәкальнең дәвамын бел” дип атала
1. Анаң өчен уч төбендә тәбә кыздырсаң да..(бурычыңны кайтара алмассың)
2. Анасыз корт ...(бал җыймас)
3. Әни суккан...(авыртмый)
4. Әнкәм йорты...(алтын бишек)
5. Ана балага авызыннан...(өзеп каптырыр)
6. Ата беләк, ана... (йөрәк)
7. Әткәй –шикәр, әнкәй.. (бал)
8. Йомырка тавыкны...(өйрәтми)
9. Алтмышка җитсен бала...(анасы өчен һаман да бала)
10. Суга бата башлагач, бабай да...(әнием, дип кычкырган)
Менә халык аналарга нинди зур бәя биргән .
Малайлар башкаруында татар биюе.
А хәзер әниләр белән уйнап алыйк. уен:Овощные ритмы
Сумая: Кояш кебек балкысыннар
Йолдыз кебек янсыннар
Гел кояш кебек яктырып
Өй түрендә торсыннар.
Роберт: Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләрдән
Кабул итегез бүләкләр
Сез бүген нәниләрдән.
җыр: «Ах, какая мама.»
А.б: Кадерле әниләр, сезнең алда баш иябез. Безгә шундый күп шатлык, елмаю бүләк иткән өчен бик зур рәхмәт. Сезгә ничә яшь булсада, күңелегез Һәрвакыт яшь, чибәр, мөлаем булып калыгыз. Барыгыз да зур уңышлар, шатлыклар телибез. Балаларыгызның игелеген күреп озын-озак яшәргә язсын.
Балалар бүләкләрен тапшыралар.
Актаныш районы Киров балалар бакчасы
Әниләр бәйрәме
Ноябрь 2015
Камалова.А. П.
|
|
|