Главная страница

Сафиуллин Илназ


Скачать 18.44 Kb.
Название Сафиуллин Илназ
Дата 16.02.2016
Размер 18.44 Kb.
Тип Документы

Өч егет.

Бу иншамны Иске Богады авылында яшәүче, өч егет үстереп, бер-бер артлы Ватаныбызны саклау өчен солдат хезмәтенә җибәргән Дәнифә апа һәм Финус абыйның зур хезмәтен хөрмәтләп язам.


Нәкъ әкияттәге кебек бер гаиләдә 3 малай үскәннәр. Бик хәрәкәтчән һәм шаян булганнар. Балалар бакчасына йөргәннәр. Бар балалар сыман ук 7 яшьтән мәктәпкә кереп укыганнар. “4”-“5”кә укыган еллары булган. “3”леләр дә алганнар. “2”ле, “1”леләр белән артык дус булмаганнар. Икесе Минзәләдә укытучылыкка укыган, ә төпчеге Актаныш һөнәр училищесын тәмамлаган. Әти-әнисе кечкенәдән үк аларга тагын бер һөнәрне яратырга өйрәтеп үстергән. Ул һөнәр – Ватанны саклау. “ Ватан сакчысы булу егет кешенең изге бурычы, ” -дигәннәр алар.

Өчесе дә спорт белән шөгыльләнгәннәр. Нык һәм көчле булып җитлеккәннәр. Үз вакытлары җиткәч, өчесе дә армия хезмәтенә алынган. Өлкәне Йолдыз абый башта Курск шәһәрендә штабта хезмәт иткән. Соңыннан 8 ай Чәчән Республикасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, бүләкләргә лаек булган. Уртанчысы – Илназ абый – Мәскәү өлкәсендә данлыклы Тамань дивизиясендә танк командиры булып хезмәт иткән, сержант дәрәҗәсе алып кайткан, мактау кәгазь ләре бик күп. Ул Армиядә дә чаңгы ярышларында катнашып, батальоннар арасында җиңүче булган.

2006 елның 8 декабрендә төпчекләре – Илбар абый да ил алдындагы бурычын үтәргә китте. Ул Пермь өлкәсендә махсус частьта (часть особого назначения) хезмәт итә. Алар әти-әниләрен бик хөрмәтлиләр, хатларын еш язалар. Илбар да абыйлары кебек хезмәтеннән зарланмый. Чын ир кеше булу өчен һәр егет армия хезмәтен үтәргә тиеш дип саныйлар алар. Мин алардан үрнәк алып, җитез һәм көчле булып үсәргә тырышам. Минем дә алар кебек солдат буласым килә.
Сафиуллин Илназ

Богады урта мәктәбенең 4 нче класс укучысы

Актаныш районы Богады урта гомуми белем бирү мәктәбе

Бар шундый һөнәр – Ватанны саклау
4 нче класс укучысы

Сафиуллин

Илназның


2007 ел, февраль