|
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы
Татарстан Республикасы
Кама Тамагы муниципаль районы
Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең
милли белем бирү һәм тәрбия эшләрен оештыру
буенча директор урынбасары
Закирова Сания Исмәгыйль кызы
Туфан салган иң зур, иң төп йорт ул- каләм
белән иҗат иткән, татар әдәбиятында һәм дөнья
әдәбиятында лаеклы урын алган, нигезе белән
нык, бизәлеше белән матур һәм үзенчәлекле
әдәби сарай.
М.Харисов
“Тау ягы. Шундый дәү хәрефләр белән язып куйдым да, бик зур эш кырган шикелле, үз язуыма үзем сокланып карап тордым. Бигрәк тә күңелгә якын сүз инде – Тау ягы. Без”Тау ягы” малайлары диеп мактануы гына җиңел икән. Ул як табигатенең матурлыгын, кызларының гүзәллеген, егетләренең уңганлыгын, әбиләренең аклыгын, бабайларының ныклыгын язар өчен шагыйрь булырга кирәктер.
“Их,юкка гына әйттем шагыйрь дигән сүзне. Казан артлары әйтерләр инде, безнең Тукаебыз бар, кыр яклары Гаяз Исхакый исемен атап, хаклы рәвештә горурланырлар”- дип язды Туфан абый 1994 елны Идел журналында. Ә без аның якташлары хаклы рәвештә”Безнең Туфаныбыз бар” дип горурланабыз.
Шагыйрь әйтеп бирә алмаслык бик күп фикерләрне кирәгенчә тасвирлап бирә алган үткен үзенчәлекле драматург, персонажлар теле белән яза белү өчен дә бик талантлы булу кирәктер. Юкка гына М.Әгъләм тарихта кала торган Туфан дип мондый юллар язмагандыр. Әйтәләр бит кояшта да
Гыйбрәтле таплар була,
Халыкта да мәңге калыр
Бәхассез затлар була.
Андыйлар бездә дә бар ул,
Тарихта кала торган
“Әлдермештән Әлмәндәр карт,
Мәрәтхуҗадан Туфан”
Мәңге үлмәс әсәрләр иҗат иткән Туфан ага бөтен татар халкы өчен, ул драматургия өлкәсендә безнең Тукаебыз. Аның һәрбер иҗади әсәре тормышчан, һәрвакыт бүгенге көн үзәгендә, озын гомерле.
Т.Миңнуллин язган әсәрләр бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган. Аның һәр әсәренең үзәгендә, бәгырендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Халык язмышы, милләт язмышы өчен барган көрәшләрдә ул фикердәшләре белән һәрвакыт алгы сызыкта.
Т.Миңнуллин заманында шәһәр Советына да, СССР Югары Советына да депутат булып сайланды. Законнар кабул иткәндә, Дәүләт программалары хакында фикер алышканда, бигрәк тә авыл проблемалары, милли мәсьәләләр хакында сүз барганда, үз фикерен кистереп әйтми калган чагы булмагандыр аның.
Еш кына “Язучының төп эше- иҗат, ул үз талантын депутатлык яисә башка җәмәгать эшләренә сарыф итмәскә тиеш”, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Мондый кинаяләргә бөек Тукай инде моннан йөз ел элек бик ачык итеп җавап биргән. Чыннан да, Татарстан парламентында Туфан Миңнуллин кебек, милләтпәрвар язучы- депутатларыбыз булмаса, туган телебезне, милли мәктәпләребезне, милли матбугатыбызны, милли мәдәниятебезне, динебезне яклап кемнәр сүз әйтер иде икән?!
-Күренекле язучы, иҗтимагый эшлекле, татар драматургиясе классигы Туфан Габдулла улы Миңнуллин арабыздан китте. Бу хәбәр аның бай әдәби мирасы белән азмы-күпме таныш булган һәркемне тетрәндерде.
Ул тормышны чиксез яратып, хезмәт кешесе алдында баш иеп яшәде. Аның безгә мирас итеп калдырган әдәби әсәрләре шул хакта сөйли. Без күп сорауларга көндәлек тормышка хас булганча бик гади, әмма зирәк итеп җавап бирә алган, язылмаган законнар буенча, ягъни гомум кабул ителгән әхлак нормалары буенча яшәргә күнеккән республика парламенты депутатын югалттык. Язмыш кушуы белән без озак еллар бергә эшләдек. Дәверебезнең шушы күренекле вәкиле белән аралашу һәм һәрвакыт аның эшлекле киңәшләренә исәп тоту мөмкинлеге биргән язмышыма чиксез рәхмәтлемен.
Туфан Миңнуллинның абруе татар дөньясы өчен какшамас иде, аны эчкерсез яраттылар, ихтирам иттеләр. Гади кеше күңелен тирәнтен аңлый- сиземли торган кешене әле бик озак юксыначакбыз.(Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин)
Туфан аганы Кама Тамагында да, Олы Мәрәтхуҗасында да яраталар, хөрмәт итәләр, сагыналар. Аның туган көне уңаеннан туган җирендә уздырылган чаралар моны тагын бер кат дәлилләде. Район үзәгендә Туфан Миңнуллин исемендәге музей ачылу- барыбызны да аның белән булган хатирәләргә алып кайтты.
-Туфан ага районга һәм биредәге кешеләргә игелекле эшләр эшләп калдырды,- ди Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Зөфәр Гәрәфиев.
-Якташыбыз:”Гомерең озын, ә картлыгың кыскы булсын”,- ди торган иде. Чыннан да, аның картлыгы булмады. Гел безнең арада, һәрвакыт безнең белән аралашып яшәде.
Район үзәгендә балкып утырган музей, китапханәне төзүдә дә Туфан абыйның өлеше зур иде. Ә туган авылы Мәрәтхуҗасында аның кылган игелекләрен әйтеп бетерә алмыйлар. Танылган шагыйрь, драматург белән дүрт дистә ел иңгә-иң куеп эшләгән Разил Вәлиев тә:”Без Туфан абый белән бик күп илләр һәм җирләр гиздек, әмма аның өчен Олы Мәрәтхуҗадан да матуррак, якынрак җир юк иде”,- диде ул.
-Мин Туфан кебек туган ягын яраткан кешене белмим,-ди хәләл җефете Нәҗибә апа Ихсанова.- Андый кеше юктыр кебек. Аның туган җиренә мәхәббәте шулкадәр көчле иде. Бу яратуы аша Туфанның күпме иҗат җимешләре туды?!
Әйе, Туфан абыйның исеме үлемсез. Быел 2014 нче елда, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе җирлегендә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан чыгып, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе үткәрелде. Фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр 5 номинация буенча билгеләнгән иде.
Безнең Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән дә укытучыларыбыз һәм укучыларыбыз һәр номинациядә дә бик теләп ихластан катнаштылар.
21 нче февраль- халыкара Туган тел көнендә, Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә, Драматургия. “Театр яктылыкка, нурга илтә!” номинациясе буенча 6 нчы сыйныф укучылары (җитәкчеләре- Шакирова Л.И., Шәфигуллина Ф.Н.) Т.Миңнуллинның”Авыл эте-Акбай” спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Бу бәйгедә жюри әгъзалары булып утырган Г.Камал артистлары: Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов, Әсхәт Хисмәтовлар балаларның уйнауларын яратып карадылар.
"Киләчәктә мондый акыллы, зирәк, тырыш балаларыбыз булганда телебез, милләтебез бетмәячәк, озак-озак яшәячәк әле" дигән ныклы фикердә калдылар. Ә бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясаган һәр театр коллективына шәһадәтнамә һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйге тәмамлангач, Т.Миңнуллин музеена сәяхәт оештырылды. Укучыларның күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы иде.
7 апрель көнне фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр буенча конференция үткәрелде. Конференцияне алып баручы ролендә безнең мәктәптән 6 сыйныф укучысы Шәйхаттаров Ильяс катнашты. Аның саф, күркәм тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы бик күпләрне сокландырды.
Иң яхшы хатын-кыз образы” номинациясе“Авыл эте Акбай” спектаклендә Тәмлетамак образын башкаручы 6 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллина Ризәлә җиңү яулады.Аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
8 нче апрельдә барлык җиңүчеләр дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына кунакка барды. Программага: театр буенча экскурсия, камаллыларның репетицияләрен карау, күренекле театр әһелләре белән очрашу кертелгән иде. Балаларның барысына да бик ошады.
24 апрельдә, Казан шәһәренең “Мир” кинотеатрында бөек шәхес Т.Миңнуллинга багышлап төшерелгән фильм күрсәтелде. Бу фильмның кинорежиссеры Илдар Матуров,ә сценарий авторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык язучысы Разил Вәлиев булды. Бу фильмны карарга безнең районыннан да татар теле укытучылары, Т.Миңнуллин музее директоры һәм Туфан аганың авылдашлары барды.
Туфан абый безнең арадан китсә дә, аның эшләгән эшләре, кылган изгелекләре, саллы иҗаты безгә дә, киләчәк буынга да калачак.
Татар күңелендә аның рухы озак сакланыр. Алай гына да түгел, без бу рухны үзебез сакларга тиеш, чөнки дәүләтчелегебез беткән бер заманда безне Туфан абый кебек олы шәхесләр тотып, берләштереп торачак. Урының оҗмахта, гүрең якты булсын, Туфан абый.
2014 нче ел
|
|
|