|
Ел укытучысы 2016
“Ел укытучысы - 2016” бәйгесенә
эссе.
Мин - укытучы.
Йөзенә кайгы җилләре тирән сырлар салган кечкенә буйлы авыл әбисе, нәни оныгын җитәкләп, зират сукмагыннан атлый. Узе эченнэн генә сөйләнә:
... Монда тып-тын. Беркем дәшми.
Монда тәртип каты куелган...
Әби, әби дим! Син кем белән сөйләшәсең?
Сөйләшмим, кызым, узем белән үзем сөйләшәм.
Ә ни сөйлисең син?
Шигырь сөйлим, кызым.
Нинди шигырь, әби?
Бу шигырьне, кызым, язучы Әдип Маликов хатыны Саҗидә Сөләйманова үлгәч язган. Минем бүгенге халәтемә бик тә туры килә ул...
Кем ул Әдип Маликов? Кем ул Саҗидә Сөләйманова? Бу исемнәр кечкенә кызчыкның аңына һич кенә дә барып җитмиләр. Аның сабый акылы бу сүзләрне аңлар дәрәҗәдә түгел шул әле.
...Еллар үтә торды. Зират сукмагына тузан төшмәде. Күпме шигырь, күпме гыйбрәтле сүзләр, күпме тарих ишетте ул бу сукмакта! Вакытында сабый аңына барып җитмәгән әбисенең сүзләре күңеленең бер почмагына әкрен генә урнаша барды. Атасының каберенә юлны онытмасын дигән изге ният белән йөргән әби, бәлки, бу шигырьләрен сагышларын таратыр өчен генә сөйләгәндер, ә оныгы куңелендә әдәбиятка мәхәббәт уятыр дип уйламагандыр да....
.... Әби белән зират юлын таптаучы нәни кызчык ул мин идем. Менә шул вакытта ук бөреләнгән дә инде ул укытучы булу теләге. Әбиемнең сугыш җимергән хыялларын тормышка ашыручы булырга тиеш мин! Шушы теләк мине педагогия институтына укырга алып килде дә инде.
Ниһаять, мин - укытучы! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы! Х.Вәлиди язганча, “тел докторы”, милләт сакчысы. Минем эшемнең максаты фәлән язучының кайчан, кайда тууы, кайсы мәдрәсәдә укуын ятлату түгел. Минем беренче бурычым – әдәби әсәрләр, әдәби образлар аша укучыларымны яшәргә, тормышта югалып калмаска өйрәтү. Икенчесе – үз телебездә матур итеп сөйләшә белә торган, милләт җанлы шәхесләр тәрбияләү, шулар аша туган телемне саклап калу. Бүгенге көндә мәктәпнең төп бурычы да шул бит – Кеше һәм гражданин тәрбияләү. Моны безнең район башлыгы В.Г.Хаҗиев та һәр чыгышында ассызыклый. “Иң беренче чиратта, укуга караганда, тәрбия тора, бар да мулла була алмый”, - ди ул. Дөресе дә шул. Йә, әйтегез әле, мәктәпне берничә ел элек тәмамлаган укучыларның кайсысы Мәүлә Колый биографиясен, я булмаса ул язган хикмәтләрне хәтерли икән? Юк андыйлар, булса да бармак белән генә санарлык. Ә менә аның хикмәтләре аша бирелгән әхлак тәрбиясе укучыларның аңына сеңеп калгандыр (гәрчә укучылар нинди шигырь аша икәнен хәтерләмәсә дә).
Әдәп, әхлак, кешелеклелек, тәрбиялелеккә ни өчен нәкъ менә мин өйрәтәмме? Чөнки үгет-нәсыйхәт, тәрбия ана теле аша үтемлерәк керә. Юк, өтерләр, нокталар белән, ниндидер тапталган сүзләр белән генә фәнне яраттырып булмый. Нишләргә соң синең фәнеңне үзләштерсеннәр өчен, нинди алымнар кулланырга?
Иң беренче чиратта, сиңа өмет һәм ышаныч тулы күзләр белән баккан күзләр иясен – балаларны - үз әниләре кебек үк яратырга, аналардан да назлырак һәм артыграк сөюгә ия булырга кирәк. Икенчедән, белем һәм тәрбия бирәм дип, фәлән төрле методика, технологияләр кулланам дип, әллә нинди югары биеклектән торып эш итәргә ярамый. Көндәлек дәресләрнең катлаулы һәм мәгънәсез булуыннан сакланырга кирәк. Балалар гадилекне ярата. Мәсәлән, Ф.Кәримнең “Үлем турында уйлама, Илең турында уйла...” дигән шигъри юлларын өйрәткәндә, кайбер укытучылар: “Балалар, туган илебезне яратыгыз, кадерләгез, аның өчен Ф.Кәрим кебек һәртөрле корбаннарга әзер булырга кирәк”,- дип, укучыларга патриотик рухтагы нотык сөйлиләр. Ә нәрсә соң ул ил? Нигә аның өчен корбан булырга? Туган ил ул, иң беренче чиратта, минем туган авылым. Җирле шагыйрәбезнең
Арыш исе кырларыңда,
Күгеңдә тулган аең.
Моң булып төшләргә кердең,
Авылым- Мусабаем
дигән шигъри юллары аша, иң элек үз авылыбызга булган ярату хисен сеңдерергә тырышам. Аннан соң инде Ил турында да сөйләшергә була. Гомумән, яңа теманы аңлатыр алдыннан, җирле материаллар белән бәйләп буламы, шуны барлыйм. Укучыларга үзләре белгән кешеләр тормышы, иҗаты, күз алдында булган вакыйгалар күбрәк тәэсир итә, исләрендә ныграк кала.
Мин педагогик хезмәтемдә әллә нинди олы максатларга ирешүне күздә тотмыйм. Шагыйрь әйткәнчә,
- Бәхет ни ул? - дисәләр,
Бәхет - шушы: укучылар
Кеше булып үссәләр.
Мин моңа тагын, бәхет – шушы укучылар туган телебезне онытмыйча, милләтемнең сакчылары (туган телебездә сөйләшсәләр генә дә) булып үссәләр дип тә өстәр идем.
Мин әдәбият укытучысы - тормышка өйрәтүче, туры юлга өндәүче. Мин илем, телем, халкым язмышы өчен җаваплы. Минем эшемнең максаты- яшь буынны үз ата-анасының гына түгел, халыкның да улы, кызы итеп тәрбияләү. Ә максатыма ирештемме соң мин? Мин тәрбияләгән укучылар кешелеклеме соң, милләт сакчыларымы соң алар?
Үз тәҗрибәмнән гади генә мисал китерәм. Алдагы чыгарылышымда авыр гаиләдә тәрбияләнүче ике кызым бар иде. Икесе дә атасыз туган балалар. Берсен әнисе 9 класста укыганда ук “алып кайтты”. Шушы ике кызыма хәтта укытучылар да (гади кешеләр турында сүз дә юк) начар киләчәк юрадылар. Икесе дә әниләре юлыннан китәр, диделәр. Юк, китмәделәр. Икесе дә институтка керделәр. Берсе нәкъ менә минем юлны – татар филологиясе факультетын сайлады. “Апа, Сез миндә кешеләргә карата ышаныч тудырдыгыз, үз фәнегезгә карата мәхәббәт уяттыгыз. Мин Сезне хөрмәт итәм, шуңа бу юлны сайлыйм ”, - бу аның мәктәптән киткәндә әйткән сүзләре. Бу кызлар икесе дә институтны уңышлы гына тәмамладылар, тормыш кордылар. Шул укучыларыма карыйм да сөенәм: бу бит минем минем күпьеллык хезмәтем нәтиҗәсе! Әгәр мин укыткан һәр бала шулай дип әйтә икән, бүгенге көндә укучыларым тормышта үз урыннарын тапканнар, арада кыек юлга басучылар юк икән, димәк, максатыма ирешкәнмен дигән сүз. Димәк, мин - Укытучы – яшь буынга юллар салучы.
|
|
|