|
Программасы н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Гомуми нигезләмә
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының
Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе
НИГЕЗЛӘМӘСЕ
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә
үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесе Татарстан Республикасы
мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан
Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка
телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт
программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә.
1. Гомуми нигезләмә
1.1. Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс
бәйгесе (алга таба - бәйге) укытучыларның җәмгыятьтәге абруен күтәрү,
аларның һөнәри осталык үрнәкләрен һәм алдынгы эш тәҗрибәсен тарату
максатында үткәрелә.
Бәйге татар телендә үткәрелә һәм җибәрелгән барлык материаллар ана
телендә тәкъдим ителә.
1.2. Бәйге кысаларында Татарстан Республикасында яшәүче башка халык
вәкилләре телләрен (башкорт, мари, мордва, рус, иврит, чуваш, удмурт)
укытучылар да катнаша ала.
1.3. Бәйгенең бурычлары:
- иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм аларның хезмәтләрен
бәяләү;
- ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген
активлаштыру;
- ана теле һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй
заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү.
2. Бәйгене үткәрү тәртибе
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә
үткәрелә торган “Туган тел ” мастер-класс бәйгесе : Район (шәһәр) күләмендә үткәрелгән бәйгедә җиңүче укытучылар, бәйгенең республика этабында катнашу өчен, 2014 нче елның 17 нче мартына кадәр оештыру комитетына экспертизага түбәндәге документларны кәгазьдә һәм электрон вариантта җибәрәләр, шулай ук материалларны мәктәп сайтына урнаштырып, сылтаманы гаризада күрсәтергә мөмкин:
- укытучының бәйгедә катнашуы турында гариза, белешмә (укытучының соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә
шәһәр (район) мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән бәяләмә (1-2 басма бит
күләмендә),
- “Минем педагогик осталыгым” дигән темага эссе (3 биттән
артмаска тиеш),
- “Портфолио сәхифәләре”:
оригиналь (бер яки ике) дәрес эшкәртмәсе, мәкаләләр, (бер яки ике)
тәрбия эше материаллары күчермәсе (кәгазь вариантында); расланган
авторлык программалары, укыту-методик комплектлар, дәреслекләр,
Республика һәм Рәсәй күләмендә үткәрелгән бәйгеләрнең диплом
күчермәләре (1-3 урыннар), фотосурәт (кәгазь һәм электрон вариантта
компакт-дискта*jpg 1 дюймга 300 нокта).
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына
тапшырылган документлар 18 нче марттан 22 нче мартка кадәр жюри
тарафыннан тикшерелә, иң күп балл җыйган укытучылар сайлап алына һәм
аларга чакыру җибәрелә.
3 нче этап
Махсус чакыру белән килгән укытучылар Казан шәһәрендә, 25-27 нче
март көннәрендә үткәрелә торган Бөтенроссия “Туган тел ” мастер-класс
бәйгесенең республика турында катнаша. Бу укытучылар түбәндәге бәйге биремнәрен башкаралар.
- “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага
презентация (видеоролик яки презентация) һәм милли костюм тәкъдим итү -
8 минут;
- Мастер-класс үткәрү (10 мин.).
Мастер-класс видеоязмада тәкъдим ителә.
Искәрмә:
1) “Мастер- класс” дәрестән аермалы буларак остаханә рәвешендә
тәкъдим ителергә тиеш;
2) бәйгегә җибәрелгән барлык материаллар ана телендә тәкъдим ителә;
3) һәр этапта комиссия билгеләнгән критерийлар буенча бәяли һәм
нәтиҗәләр беркетмәдә гомумиләштерелә.
“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага
презентация (видеоролик яки презентация) һәм милли костюм тәкъдим
итүгә таләпләр:
1. Укытучының гомуми һәм һөнәри эрудициясе, авторлык позициясе
булуы;
2. Эш тәҗрибәсенең актуальлелеге, үзенчәлелеге, нәтиҗәлелеге,
практик һәм теоретик нигезләнеше;
3. Укытучының сөйләм культурасы, үз-үзен тотышы һәм аудиториягә
эш тәҗрибәсен тәкъдим итү осталыгы;
4. Киемнәрнең Татарстан Республикасында яшәгән халыкларның
тарихи сакланган милли кием үрнәкләренә тәңгәл килүе; 5. Милли киемнәрнең урынлы һәм иҗади якын килеп тәкъдим ителүе.
Мастер-класс үткәрүгә таләпләр:
1. укытучының педагогика өлкәсендә заман таләпләренә тулы килгән,
яңалык буларак кабул ителерлек алымнар, ысулар куллануы һәм аларга
иҗади якын килү;
2. хезмәттәшләренең педагогик осталыгына йогынты ясарлык эш
тәҗрибәсе белән уртаклашу;
3. укытучының һөнәри эшчәнлегендә инновацион идеяләрне куллана
белүе, анализлау һәм гомумиләштерү осталыгы;
4. бирелгән сорауларга җавапның тулы булуы һәм камил әйтелүе;
5. вакыт кысаларына сыешу.
3. бәйгегә йомгак ясау.
3.1. Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс
бәйгесенең республика турында иң күп балл җыйган ана теле һәм әдәбияты
укытучысы җиңүче дип таныла, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән
министрлыгының дипломы һәм истәлекле бүләге белән бүләкләнә.
II-III урынга лаек булучыларга шулай ук диплом һәм истәлекле бүләк
тапшырыла.
3.2. Оештыру комитеты тарафыннан төрле номинацияләр буенча да
җиңүчеләрне билгеләп үтелә.
4. Бәйгенең номинацияләре:
-«Заманча технологияләрне оста файдаланучы» (укытучы яңа
педагогик һәм компьютер технологияләрен уңышлы куллана);
- «Эксперименталь эшне максатка ашырганда кыюлык күрсәткән өчен»
(укытучы үз предметы буенча эксперименталь эшен иҗади рәвештә
күрсәтә);
- «Укытучылар остазы» (методик эшне җитәкли, яшь белгечләрнең
һөнәри осталыкларын үстерергә ярдәм итә);
- «Һөнәремә тугры калам»;
- «Өметле киләчәк» (яшь укытучылар);
- «Йөрәгемне балаларга бирәм»;
- «Иң гыйлемле ана теле укытучысы» (укытучы фәнни бәхәстә актив
катнаша һәм үз фикерен мисаллар белән дәлилли);
-«Иң гыйлемле әдәбият укытучысы»;
- «Иң яхшы визит карточкасы» авторы;
- «Иң яхшы эссе»авторы;
- «Иң яхшы укыту-методик комплекты» төзүчесе.
5. Оештыру комитеты турында мәгълүмат
5.1. Оештыру комитеты бәйгене үткәрү тәртибен, формасын, урынын,
вакытын, бәйге биремнәрен бәяләү критерийларын билгели.
5.2. Бәйгегә җибәрелгән материаллар кире кайтарыла. 5.3. Бәйгенең барышы һәм йомгаклары массакүләм матбугат чараларында киң яктыртыла.
Өстәмә мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча белергә мөмкин:
(8843) 294-95-10 - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән
министрлыгының милли мәгариф бүлеге.
Оештыру комитетының адресы:
Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 нчы йорт, 225 нче кабинет.
Нигезләмә түбәндәге сайтта урнаштырылган: www.mon.tatar.ru
Бәйгедә катнашу турындагы гаризаны электрон шәкелендә
Ilgizya.Gumarova@ tatar. ru адресына (район исеме мастер-класс тамгасы
белән) 14 нче мартка кадәр җибәрүегез сорала.
Гариза үрнәге:
Район (шәһәр), регион белем бирү учреждениесенең юридик исеме, адресы, телефоны. Ана теле һәм әдәбияты укытучысының фамилиясе, исеме,әтисенең исеме .Мастер-класс кайсы укыту программасына нигезләнеп үткәреләчәк (татар теле – туган тел яки дәүләт теле) Мәктәп сайтына урнаштырылган материалларга сылтама.
Үткәрү тәртибе
25 нче март , 8.00
1. Ачылу тантанасы .
2.“Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” дигән темага
презентация, милли костюм тәкъдим итү.
26 нче март , 8.00
“Мастер- класс” үткәрү
27нче март ,8.00
“Мастер- класс” үткәрү
Ябылу тантанасы
|
|
|