Батыр чебеш кыйссасы
(Булган хәл)
Борын-борын заманда тугел,ә хәзерге заманда.
Яшәгән ди,булган ди,бер ак чебеш!
Көннэре аяз,кунелле булган ди,
Дуслары белән уйнап йоргән, ди
Тик шулай да ул,бәлага юлыккан,
Оясыннан ераграк китүгә,
Алып киткән, курше мәчесе
Чаптым мин тизрәк,алар артыннан,
Тик курми калдым,чытырманлыкка кергәч.
Еладым,жәлләдем мин аны югалткач!
Ә беркөнне,беләсезме?
Табылды бит чебеш!
Беркон әнием помидор җыярга
Чыгарды мине теплицага,
Карасам шунда,чебием утыра,
Купме юл уткэн,арыган мескен
Муеннында ярасы куренеп тора.
Кузләре монсу ялтырап тора.
Шатландым шундый,алдым кулыма,
Эйттем мина ана: Батыр чебием!
Шуннан бирле ул оядан ерак китми,
Дуслары белән генә уйнап йөри ул!
Песием.
Песи тәрәз төбендә,
Тышка карап утыра.
Өйдә җылы,ә урамда
Кар –бураннар котыра
Песигә бик рәхәт аңа,
Өй җылы,тамагы тук
Көн дә дәресәзерлисе,
Мәктәпкә барасы юк.
Шаян мәчем
Уйнатып кына торам,
Мин мәчемне яратам,
Йоннарны сыйпап тарыйм,
Тәмле итеп ашатам.
Мияулый,мине курсэ
Арттан йори ияреп,
Мырлый-мырлый йоклый ул,
Тошендә мине күреп.
Шундый матур,бик йомшак
Минем яраткан мәчем
Биек коймаларга менә,
Сыный ул үзенең көчен.
Мин мәктәптән кайтканны,
Ишек төбендә көтә,
Шундый дускаем булганга ,
Көннәр күңелле үтә!
Минем әнием генә!
Бәйрәм белән котлыйм, әнием
Елмай гына,кол генэ
Якты кояштан да җылырак
Минем әнием генә!
Бәйрәмеңне котлап, әнием
Устердем гөлләр генә
Голләрдән дә матуррак
Минем әнием генә!
Тәмле ашлар белән сыйлый,
Һәммә эшкә өлгерә
Барсыннан да уңганрак
Минем әнием генә!
Кайчак шаярып ,алсак та.
Орыша җинел генә
Кунеле белән сабыррак
Минем әнием генә!
Әнием ин эйбәт!-дисәм,
Үпкәләрсез, кем белә?
Бар бала әниле булсын!
Әни бит ул бер генә!
Безнең әни!
Безнең әни бик уңган,
Бар эшкә дә бик булган.
Һәрнәрсәдә ул үрнәк
Андый әниләр сирәк.
Мактыйлар аны эштә
Яратабыз без өйдә.
Торабыз аны сөеп.
Син-бәхетебез!-диеп.
Хыялый мин!
Хыялый мин узем,бик хыялый,
Телим яңа дөнья табарга,
Болытларны ап-ак юрган итеп,
Өсләремә сузып ябарга.
Чәчәкләрне тезеп юлларыма,
Ак бәхетләр табар чакларым.
Шул чагында юып уйларымны,
Күктә болыт,түзми таралды.
Озак үтмәс,нурын сузып кояш,
Мине чакырыр кабат янына.
Ай төннәрен яктылыгын сирпеп,
Нур тутырыр ап-ак җаныма...
Яз җитте.
Күктә -кояш ,табигать тын,
Тышта матур,күңелле
Табигать кышкы йокыдан
Уянган да шикелле
Кар астыннан умырзая,
Матур итеп елмая
Гөрләвекләр җырлап ага,
Агачлар яфрак яра.
Язгы табигать
Язгы бөре уянды,
Як-ягына елмайды,
Кояш көлеп карау белән
Бар табигать җанланды.
Куандым!
Эшләгәнемне күргәч,әни
Матур итеп елмайды.
-Рәхмәт,балам,зур үскәнсең,
Дигәч,күңелем нурланды!
-Эшләгәнең минем өчен,
Тик шуны,син бел,кызым,
Өйрәнүең ,үзең өчен,
Син бит минем уң кулым!
Әни сүзе
Иң беренче эйткән сүз ул,
Мәңге озата бара.
“Әни” сүзе йөрәкләрдә
Гомергә торып кала!
Хәйләкәр песи
Зур күзле,ак йөзле
Мангаенда сары тап,
Кызыл иреннәрен ялап,
Тора ул,миңа карап,
Аннан кабатлый кат-кат,
-Мине ярат,мине ярат!
Юкка гына яраттырмый,
Юкка тормый ул карап,
Иреннәрен гел-гел ялап,
Ашау сорый мияулап.
Куян
Ап-ак куян,йомшак куян
Соры ,матур тун кигән,
Бакчага кишер ашарга
Ерак урманнан килгән
Әй,куяным,куяным
Минем йомшак кунагым
Бакчада юк бит кишер,
Узем ,сыйлыйм,мә кишер!
Дуслар!
Якын дуслар ,җирдә аунамыйлар,
Сатып алып булмый акчага,
Сиңа ярдәм итә торганнары
Салып куелмаган букчага.
Якын дуслар һәрвакытта була
Ярдәмчел дә,зирәк акыллы
Чын булмаган дуслар,инде күпме
Безне сазлыкларга батырды.
Ә чын дуслар була һәрчак терәк
Тартынмыйча ,эшли батырлык
Якын булган дуска и ходаем
Бирсәң иде чиксез сабырлык.
Туган авылым.
Шигьрият бәйрәмендә
Иҗатка чумды барсы
Малайлары,кызлары.
Кемдер яза яз турында,
Кемдер җәйгә дан җырлый,
Ә ин уземнең шигыремдә
Туган авылымнызурлыйм.
Туган авылым-Чертуш
Чишмә буена урнашкан
Урамнары-яшел чирәм
Бакчалары-якты алан
Эчәр сулары бик тәмле,
Һавалары шифалы,
Күңелемдә ,аңа багышлап,
Яңгыраган җырлары.
Саттарова ЛИлия
4 нче сыйныф укучысы
Яңа Чишмә районыЧертуш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы,
|