Главная страница

Балалар. ( шигырь сөйлиләр) Эльвина


Скачать 130.86 Kb.
Название Балалар. ( шигырь сөйлиләр) Эльвина
Дата 13.03.2016
Размер 130.86 Kb.
Тип Документы

Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр hәм түгәрәккә басалар.

Алып баручы: Бүлмәдә чыршы агачы,

                            Ул яшелдән киенгән.

                            Чыршы да урманнан безгә

                            Бәйрәм итәргә килгән.

Балалар. ( шигырь сөйлиләр)

Эльвина.

Каршылыйк, дуслар, бергәләп.

Яңа ел килә безгә!

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә – тирәбездә!

Роберт.

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән,

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Нәфис.

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Азалия.

Бүген чыршы, безне тынла

Бүген безгә карап тор.

Тышта буран котырса да

Син, чыршыкай, колеп тор!

Рияз.

Күрегез бу чыршыны,

Чыршының да чып – чыны!

Нинди төз, матур, биек,

Тора түшәмгә тиеп.

Зәринә.

Без бүген чыршы янында

Әйлән – бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур жырлар жырларбыз.

Җыр.

1.”Чыршы янында җырлап бию”

2.”Син беләсеңме, чыршы”

Даниил.

Наша елка велика,

Наша елка высока.

Выше папы, выше мамы-

Достает до потолка.

Сумая.

Ботак саен утлар яна,

Йолдыз балкый очында

Матур чыршы горур басып

Тора зал уртасында.

Алып баручы. Балалар карагыз әле безнең чыршыда утлар яна микән?( балаларга карап сорый)

Балалар. Юк!

Алып баручы. Әйдәгез кабызыйк чыршының утларын

     “Чыршы, чыршы кабынчы

     Утларыңны яндырчы”

сүзләрдән соң утлар кабына)

Камилла.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында( балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)

Җыр. 1.“Безнең чыршы”

2.”Чыршы, чыршы, без сине”

(җырдан соң балалар урындыкларга утыралар. Куян булып киенгән балалар чыршы янына чыгалар шигырь сөйлиләр)

 Куян . Куяннарга Кыш бабакай

            Ак туннар бүләк итте

            Урман юлын акка бизәп,

            Ак карлар сибеп китте.

Алып баручы.

Балалар, карагыз әле бу куянкайларны. Алар безгә ерак урманнан кунакка килгәннәр.Ә ерак серле урманда хәзер хәлләр ничек икән, әйдәгез, бергәләп карыйк әле!

                           “ Малайлар биюе” башкарыла

Алып баручы. Урманның кунаклары бәйрәмгә дип килгәннәр, кар кызының ак эзләрен күргәннәр.

Кар кызы ишектән килеп керә)

Кар кызы. Исәнмесез нәни дусларым! Исәнмесез, кунаклар! Мин -  Кар кызы, кардан ясыйм йолдызлар, каплыйм җирне кар белән. Дусларым, кар бөртекләрем, чыгыгыз, әйләнеп алыгыз( кызлар түгәрәккә басалар hәм бию башкаралар

                        “Кар бөртекләре биюе” башкарыла.

Куян. Кыш бабайның ак капчыгын

             Явыз Шүрәле алган.

             Үзе, балалардан куркып,

             Карлы урманга качкан.

Кар кызы. Кыш бабабыз борчылгандыр, нишлибез инде дуслар?

балалардан сорый, шул вакыт балтасын күтәреп Батыр залга керә)

Батыр. Әй балалар, нәрсә булды?

Куян. Явыз Шүрәле Кыш бабайның

           Ап – ак капчыгын алган.

           Яңа елда нәни дуслар

           Күчтәнәчсез калган

Батыр. Ул шыксыз Шүрәлене

             Мин дә бүген эзләдем

             Әйдәгез бергә эзлик.

Барысы бергә Шүрәлене эзлиләр. Шүрәле ата – аналар арасында ята)

Батыр. Юнсез карак йоклап ята, уятыйк әле аны ( уята Шурәлене)

Шүрәле. ( уянып) Нинди шау – шу, нинди чыр – чу? Ник мине уяттыгыз?

Батыр. Кайда безнең бүләк – капчык? (аягы белән идәнгә суга)

Шүрәле. Яшереп куйдым( куркып китеп). Ярар, дуслар, ачуланмагыз, юри генә алдаштым, хәзер, хәзер алып киләм.

 ( Шүрәле китә. Кар кызы, Батыр чыршы артына китәләр. Капчыгын күтәреп Шүрәле керә)  

Шүрәле. Ха – ха – ха... Ышандылар, ышандылар! (кулларын уып сикереп йөри, чыршы астына утыра да капчыктагы конфетларны ашый, аннары капчыкны чыршы астындагы кар астына яшереп  чыгып китә.)

Чыршы артыннан Кар кызы hәм Батыр чыгалар)

Кар кызы. Балалар, Кыш бабай әле килмәдеме? (Юк). Әйдәгез, аны чакырыйк. Вакыт бит инде.

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай! Кыш бабай!

(Кыш бабай керә)

              

Кыш бабай Исәнмесез, балалар

                      Исәнмесез, кунаклар.

                      Яңа ел котлы булсын!

                      Бәхетләр алып килсен.

Кыш бабай. (Кар кызына сөйләп) Кызым, онытмадыммы, барсын да чакырдыммы?

Кар кызы. .(кул селтәп) Булды, бабакай, булды, барысы да килде инде.

Кыш бабай . Шулай дисеңме, кызым

                       Кызым минем, йолдызым.

                       Ягез, бер биеп алыйк

                       Ягез, бер җырлап алыйк. ( балаларга карап)

 (Балалар түгәрәккә басып  җырлыйлар)

Җыр. “Кыш бабай белән күмәк җыр”

(Кыш бабай биеп тора. Җырдан соң балалар урыннарына утыралар)

Алып баручы Хәзер әйдәгез уйнап алыйк. Кыш бабай белән Кар кызы ярышып күрсәтсеннәр әле. Кайсы тизрәк чыршы янында урын алыр икән, аннары балалар уйнар.

 “ Кем тизрәк” уены уйнала. (Төрле бию көйләре яңгырый.)

 Кыш бабай Уф – уф арыдым, утырып торыйм әле.

Кар кызы .Дусларым, бабакайны сөендерергә матур шигырьләр әзерләдегезме? Сөйләп күрсәтегез әле. Бабакаем, ә син утырып ял ит! (балалар эскәмияләргә утыралар)

Кыш бабай. Әйдәгез әле, әйдә. Колагым да начар ишетә, яныма якынрак килеп сөйләгез. Алдыма утырсагыз да була. Кайсыгыз башлый?

Роберт.

Эй Кыш бабай, юмарт бабай,

Ягымле сөйләшәсен,

Алып килгән бүләкләрне

Кемнәргә оләшәсен?

Рәхмәт, сиңа, сиң килгәнсен.

Әйләнәбез тирендә

Яңа һөнәрләр өйрәндек,

Яңа елга килгәндә.

Ильвир.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай.

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине

Күңелләргә хуш бабай.

Айзилә.

Ак туныңны кигәнсең,

Безне котлап килгәнсең.

Сине көтеп торганны

Әллә кайдан белгәнсең.

Камилла.

Кыш бабай син дә,

Нәни булдынмы?

Безнең шикелле

Чанада шудынмы?

Кар тәгәрәтеп

Шар ясадынмы?

Сиздерми генә

Кар ашадынмы?

Ильдус.

Суык бабай, алтыным,

Битләрен кызарган.

Әйдәле, бер биик

Уздырып кызлардан.

Азат.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсен, үз бире.

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

Рәхмәт, рәхмәт күп бүләк

Китергәнсен безгә сиң.

Без нәни дусларынңы,

Сөендерим дигәнсен.

Даниил.

Дед Мороз пришел сегодня

К нам на праздник новогодний.

Будет с нами петь, плясать.

Всем подарки раздавать.

Ждали праздника мы долго

Наконец пришла зима.

В гости к нам явилась елка,

С Новым годом детвора!

Гөлнур.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Безнең сөйгән кунак син.

Ямьле үтсен кичебез

Безне көлдер, уйнат син.

Камиль

Бәйрәм киче, саф һава

Тәнкә-тәнкә кар ява.

Мамыктай җиргә ята,

Кыш бабай кар ярата.

Ильназ.

Сагынып көттек без сине

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатъкә карап көттек.

Кар кызы. Балалар, Кыш бабагызның сезнең белән уйнап аласы килә.

Уен. “Бияләй”(музыка астында сыңар бияләйне бер-берсенә бирәләр)

Кыш бабай. Ах, сезне, наяннар, арыттыгыз бит бабагызны! Әйдәгез әле бабагызга матур итеп җырлап та күрсәтегез.

Җыр. “Кышкы бию”

Кар кызы. Утырып ял ит. Балаларны тыңла, бабакай!

Эльвина. А

Кыш бабайның куллары

Салкын дип уйладым.

Башыннан сөйгән иде,

Чак-чак «әреп» куймадым.

Җылы икән, бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

Азалия.

Кыш бабай, кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзен шаян, үзен юмарт,

Үзен һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Булмәбезгә ямь тарат.

Нәфис.

Кыш бабай безгә

Чабып килерсен

Шигырь сөйлим дә

Бүләк бирерсен.

Зәринә.

Эй Кыш бабай, Кыша бабай

Хуш киләсен, үз бире.

Шатланышып, җыр белән

Каршылыбыз без сине.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да,

Бик күнелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Рияз.

Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез.

Юллар такыр, киң булсын,

Асфальт юлга тиң булсын.

Зәмирә.

Ямьле Кыш бабай

Килден син безгә

Кунак булырсын

Кер өебезгә

Айзилә.А

К нам на праздник Дед Мороз

Елку из лесу принес.

Огоньки на ней горят

И фонарики блестят

Новый год, Новый год

С новой песней к нам идет.

Славный Дедушка Мороз

Всем подарки принесет.

Эльвина. И

Иң кызыгы яңа елда

Кыш бабайның килүе.

Безне мактый-мактый аның

Күп бүләкләр бирүе.

Сумая.

Яңа елны яратам-

Бәйрәм үтә бик кызык.

Чыршы әйләнәсендә

Уйныйбыз кызып-кызып.

Шигырь сөйлә, җыр җырла син

Кыш бабай бүләк бирә.

Безнең бөтен һөнәрләрне

Ничек күреп өлгерә?

Камиль.Т

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк та!

Яңа елга чынга ашар

Безнең бетен теләк дә!

Яңа елның бәхетле ул

Буласын без беләбез.

Шуңа күрә, бергәләшеп,

Яңа елга керәбез!

Кыш бабай. .Менә рәхмәт балалар! Матур сөйләдегез.

Алып баручы. Әйдәгез җыр да җырлап алыйк.
Җыр. “Кыш бабай”

(Җыр беткәндә Кыш бабай йоклап китә.)

Алып баручы Кыш бабай! Кыш бабай! Безнең балалар җырлап бетерделәр. Ник дәшми икән? (балаларга карап). Ай – hай – hай, Кыш бабаебыз йоклап киткән бит. Ничек уятабыз инде үзен? Әллә биеп алабызмы?

Балалар. Әйе!

Бишле биюе”

иеп бетергәндә К.б. уянып китә)

 

Кыш бабай. Кем миңа йокларга бирми икән дип торам, сез икән. Ярар, биюегез бик күңелле булды.

Кар кызы. Кыш бабай, әллә син дә биеп күрсәтәсеңме?

Кыш бабай бии аңа Кар кызы да кушыла)
Кыш бабай биюе”
Алып баручы. Бик матур биедегез Кыш бабай.

Кыш бабай. Ярый, балалар, мин сезне күрдем, сезнең белән биедем, җырларыгызны тыңладым, уеннар уйнадым. Балакайларым, сезнең белән очрашу көнен ел буе көткән идем. Инде китәр вакытым да җитә икән. Бер ел эчендә тагын да ныгып, үсеп киткәнсез. Тәртипле, сәламәт булып үсегез. Сезне шулай матур итеп бакчага йөрткән, балалар бакчасын бервакытта да ярдәменнән ташламаучы әти-әниләрегезгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бакчагызның зур ярдәмчесе булган Лира һәм Илдар Сибгатуллиннар гаиләсе ел дәвамында сезне азык-төлек белән тәэмин итеп тора, бәйрәм саен күчтәнәч-бүләкләре белән сөендерә.Менә быел да бәйрәмгә 3 мең акчалата бирделәр. Аларның эшләре һәрчак уң булсын!Балакайларым, барыгыз да сәламәтлек, тигезлек, тынычлык белән гомер кичерегез!

Кар кызы. Зәңгәр күк аяз булсын

Илебез имин булсын.

Аналарның, балаларның

Күңеле тыныч булсын.

Балалар, Кыш бабай белән Кар кызына тагын бер җырыбызныы бүләк итик әле.

Җыр. “Кыш бабайга күчтәнәч”

Алып баручы. Кыш бабай, балаларга бүләкләр бирергә оныттың бит.

Кыш бабай.  Ай минем тишек башым!

                      Бөтенләй онытканмын,

                      Капчыгымны кайдадыр

                      Югалтып калдырганмын!( эзләнә)

Кар кызы.    Бабай, әйдә чакырыйк

                      Булышырга батырны.

(батыр керә)

Батыр..Аны Шүрәле алгандыр.

(Музыкага елый – елый, бармагын бүкәнгә кыстырып, Шүрәле керә)

Батыр. Ә – ә – ә... менә сиңа шул кирәк.

Шүрәле. Зинhар өчен, помогите! Бармагымны тагын кыстырдым бит инде! И җүләр баш та инде мин! (елый)

Батыр. Булышырбыз без сиңа, әгәр әйтсәң кайда куйдың Кыш бабайның капчыгын?

Шүрәле .Мин бит аны монда калдырып киттем, әнә бит алар шунда ята.

Батыр. Әйдә күрсәт. Бармагыңны чыгарсам качмассыңмы?
Шүрәле. Юк -юк ( батыр бармагын чыгара, шүрәле бүләкләрне табып бирә). Минем дә сезнең кебек бәйрәм итәсе килә. Кыш бабай алып  барчы мине дә бәйрәмгә.

Кыш бабай. Бүтән начарлык эшләмәссеңме?

Шүрәле. Юк, Кыш бабай.

Кыш бабай. Ярар, соң булса да, уң булсын. Шүрәле үзенең хатасын аңлады. Менә балалар Яңа ел бүләкләре( Алып баручыга бирә) . Зур уңышлар, яңа бәхетләр сезгә. Ә безгә китәргә кирәк. Сау булыгыз!

Кар кызы. Сау булыгыз балалар!

(Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле саубуллашып чыгып китәләр.

Алып баручы.

Өр яңа ел килә, өр яңа

Чынлап яңа булсын ул

Кояш кебек, һәммә илләргә дә

Тигез колеп торсын ул.

Күз яшьләре онытылып торсын,

Артка чиксен кайгы-борчулары.

Элеккечә утлар янып торсын

Балкып торсын шулай чыршылар.
Бүгенге бәйрәмебезне шунын белән төгәллибез.Э бәйрәмнәр дәвамы өйләрегездә булсын. Дөньяларыбыз тыныч, өйләребездә бәрәкәт, барыбыз да сәләмәт, бәхетле булыйк.

(Күчтәнәчләрне өләшәбәз, балалар. Бирегә, чыршы янына килегез.).
АКТАНЫШ РАЙОНЫ КИРОВ АВЫЛЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

«Кыш бабайны котәбез…»

ЗУРЛАР ҺӘМ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕ

Камалова. А.П

2015