Главная страница

Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында


Скачать 131.16 Kb.
Название Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында
Дата 04.03.2016
Размер 131.16 Kb.
Тип Документы


7 сыйныфта әдәбият дәресе

Халыкның язмышы Дәрдемәнд иҗатында” темасына

Максат:

  1. Дәрдемәнднең (Закир Рәмиевнең) тормыш юлы һәм эшчәнлеге турындагы белемнәрне тулыландыру;

  2. “Кораб” шигырен анализлау;

  3. Темасын, идеясен ачыклау;

  4. Бүгенге көндә бу теманың актуальлеге темасына әңгәмә уздыру;

  5. Сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау:

Дәреслекләр, язучы портреты, китаплары, презентацион программа.

Эш төре: Шигырьләргә анализ ясау.

Дәрес тибы: Катнаш.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

1. Исәнләшү.

2. Дәрескә уңай караш тудыру.

3. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Узган дәрестә без сезнең белән татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле - Дәрдемәнднең тормыш юлын өйрәндек. Бүген аның фәлсәфи-символик эчтәлекле шигырьләре белән танышырбыз, анализларбыз. Мин сезгә өй эше итеп Дәрдемәнднең тормыш юлы, иҗаты турында өстәмә материал туплап килергә әйткән идем. Хәзер әзерләнеп килгән укучыларның чыгышларын тыңларбыз.
(Сөйләм барышында тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелә.)
Укучы:

Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев (Дәрдемәнд) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының (хәзерге Башкортстанның) Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында туа. Әтисе башта сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, ә соңыннан алтын приискасын ачып җибәрә.

Закирның балалык һәм яшьлек еллары Юлык авылында уза, аларның гаиләсе бу авылга 1862 елда күчеп килгән була. Закир иң элек гаиләдә, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә белем ала.

1880-1881 елларда Төркиядә укый. Абыйсы Шакир Рәмиев белән бергәләп нәшрият ачып җибәрү өчен тырышалар. Әтиләре үлгәч, Закир һәм Шакир Рәмиевләр алтын приискаларының хуҗаларына әйләнәләр. Тора-бара бу эш белән шөгыльләнү Шакир карамагына күчә, ә Закир Рәмиев шигърият белән мавыгып, иҗат эшенә күбрәк өстенлек бирә. Абыйсы Шакир да аңа теләктәшлек итә.

Өйләнгәч, Закир Рәмиев гаиләсе белән Оренбургта яши башлый. Күп миллионнарга хуҗа булган Дәрдемәнд үз акчаларын милләтен, аның мәдәниятен үстерү, аң-белемле итү өчен тота. Хатыны Мәһүбә дә үзе шикелле милләт җанлы кеше булган. Приискалар урнашкан һәр авылда алар мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачканнар, сәләтле балаларны үз акчаларына Истанбулга җибәреп укытканнар, мәктәп укытучыларына хезмәт хакы түләгәннәр, үз акчаларына аларга белемнәрен күтәрү мөмкинлекләрен биргәннәр. Дәрдемәнд үзе дә искиткеч укымышлы булган. Аның ана теленнән тыш, төрек, рус, гарәп, фарсы телен, бераз французчаны белүе мәгълүм.

Рәмиевләр милләткә хезмәт итүнең тагын бер ышанычлы юлы – газета-журналлар бастыру эшен дә уңышлы гына башлап җибәрәләр. 1906 елда Рәмиевләр “Вакыт” газетасын, ә бераздан “Шура” журналын чыгара башлыйлар.

Укытучы: Молодец. Иҗаты турында икенче укучы әзерләнергә тиеш иде. Әйдә рәхим ит.

Укучы:

Дәрдемәнд 1881 елда кулына каләм ала, ләкин шигырьләрен бастырмый. Берничә шигырен 1902 нче елда “Тәрҗеман”да бастыра. “Үткән көннәр” шигырен Р.Фәхреддиннең “Әсма” әсәренә кертә.

1905-1907 елларда актив яза башлый. Гаделсезлекләргә җаны сыкраган шагыйрь “Каләмгә хитаб” шигырен яза, ләкин иҗади күтәрелеш чорында да ул шигырьләрен бик аз бастыра.

Дәрдемәнд үз шигырьләрен күбрәк мәдхия, газәл, робагый кебек жанрларда иҗат итә. Күңелендәге уй-кичерешләрне ул кыска, ләкин бик үтемле итеп әйтеп бирә алган. Юмористик, сатирик рухлы шигырьләре дә бар, ләкин иҗатына моңсулык, җитдилек хас. Дәрдемәнд исемен бик тә белеп сайлаган, чөнки ул аның рухын чагылдыра, язганнарының мәгънәсенә дә туры килеп тора. Дәрдемәд “кайгылы”, “моңсу” дигәнне аңлата. Шагыйрь милләте, Ватаны, кешенең яшәве, гомер итүе турында уйлана. Ул чын мәгънәсендә философ шагыйрь. Дәрдмәнд-фәлсәфи-әхлакый поэзия традицияләрен дәвам иттерүче һәм яңартучы. Ул бу яктан гаять дәрәҗәдә эзлеклелек һәм үзенчәлек күрсәтте. Татар поэзиясендәге хикмәт традицияләрен дәвам иттерүче.”Акыл-хирыс” концепциясенә күбрәк басым ясавы белән аерылып тора.

4. Дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.

  1. Актуальләштерү.

Укытучы: Әфәрин. Хәзер узган дәрестә өйрәнгән тема буенча тест үткәрәбез. (Дәрдемәнднең тормыш һәм иҗат юлы буенча)

  1. Тест эшләү

Тест :

А. Дәрдемәнднең тулы исемен билгелә:

  1. Сәгыйть Рәмиев

  2. Мөхәммәтзакир Рәмиев

  3. Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев

Б. Дәрдемәнднең туган җире:

  1. Балтач районы Юлык авылы

  2. Оренбург губернасының Җиргән авылы

  3. Казанда

В. Дәрдемәнд сүзе нәрсәне аңлата?

  1. шатлыклы

  2. моңлы

  3. тәрбияле

Г. Дәрдемәнд абыйсы белән нинди эш белән шөгыльләнәләр?

  1. мәктәпләр ачалар

  2. газета-журналлар чыгару өстендә эшлиләр

  3. ике җавап та дөрес

Д. Дәрдемәнд чыгарган газета-журналларны билгелә :

1. ”Вакыт” , “Шура”

2. “Шәһри Казан” ,”Шура”

3. “Вакыт”,”Сөембикә”

(Экранда тестның ачкычы күрсәтелә, укучылар җавапларын дөреслиләр.)

2. Презентация карау.

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

1. Укытучы сүзе.

2. Иҗаты белән танышу.

3. Шигырьләренә анализ.

Укытучы:

Бик әйбәт укучылар. Дәресне яхшы үзләштергәнсез. Без аның иҗаты белән якыннанрак танышыйк. Бүгенге дәрестә берничә шигырен өйрәнербез, иҗатына хас үзенчәлекләрне билгеләргә тырышырбыз.

Дәрдемәнд иҗатында төп тема – Ватан, милләт, туган тел язмышы. Шушы темага багышланган шигырьләре тәкъдим ителә. Әйдәгез беренче шигыре белән танышыйк.

(Шигырьләрне иң элек – укытучы, аннан соң укучылар укый.)

Урысча күп сүзең, азы татарча,

Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?

Ничектер белмәдек исме шәрифең:

Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?..

Укытучы. Бу шигырьдән сез ни аңладыгыз? Автор бу юллар белән ни әйтергә теләгән?

Укучы. Үз ана телен белмәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Дәрдемәнднең бу шигырендә авторның үз фикере чагылыш тапкан. Ул гомер буе милләте һәм аның теле сагында торган. Теле матур кеше генә башкаларга аңлаешлы була, шуңа күрә дөрес итеп сөйләшергә кирәк.

Укучы. Тел бит әле аралашу чарасы гына түгел, ә фикерне белдерү өчен дә кирәк. Өченче шигырьнең, бәлки, берәр тарихы да бардыр, ягъни конкрет кеше турында сүз барадыр. Фикерен кистереп һәм дөрес итеп әйтә алмаган кеше шундый кызганыч итеп сурәтләнгән, хәтта лирик геройның иронияле елмаюын да күргән сыман буласың.

Укытучы. Хәзер тел белгечләре телне чүпләүче сүзләргә каршы көрәшәләр. Бигрәк тә туган телебез бу өлкәдә аерылып тора, чөнки кирәксә дә, кирәкмәсә дә рус сүзләрен катнаштырып сөйлибез. Бу турыда сезнең фикерегез ничек?

Укучы. Бу шундый ямьсез күренеш. Кайчакта хөрмәтле генә шәхесләребез дә “русча әйтмешли” дигән булып, берәр фикерне русчалатып әйткән булалар. Югыйсә үзебезнең телебездә шул фикерне үтемле итеп әйтерлек сүзләр дә, мәкальләр дә, фразеологизмнар да җитәрлек бит. Болай эшләү телләрне күп белүне күрсәтми, ә, киресенчә, туган телеңне аз белүдән килеп чыга. Шагыйрь, минемчә, ни русча, ни татарча сөйли алмаган кешеләрдән көлә.

Укучы. Дәрдемәнд – көчле сатирик. Ул телләрне “катыштырып” сөйләүгә каршы, чөнки тәрбияле кеше болай эшләми. Дөрес, ул күп телләр белүгә бер дә каршы түгел. Үзе дә берничә тел белгән. Рус телен дә, башкасын да бел, ләкин рус белән чиста итеп русча, ә татар белән татарча сөйләш. Минемчә, Дәрдемәнд шуны әйтергә теләгән.

  • Әйдәгез, хәзер эшебезне дәвам итеп икенче шигыренә күчик.

***

Куанды ил, канат какты мәләкләр

Шашып, аң- таң булып, шайтан төкерде!..

Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,

Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!

Җиһан тормыш туен иткән чагында,

Синең урының – үлекләр аймагында.

***

Җәй үтте...

Кар- яңгырлы көз урнашты,

Күк тугайның бавырына боз урнашты.

Гөл кипте,

Сабагында кинә калды.

Былбыл!

Сиңа бер бөртек инә калды.

Укытучы: Шигырь белән танышканда безгә аңлашылмаган сүзләр очрады. Әйдәгез шуларның мәгъ ачыклыйк әле.

(Сүзлек өстендә эш:

Үлекләр аймагында – үлекләр арасында, кинә калды – чәнечке калды.)

Укытучы: Бу шигырьләре белән автор ни әйтергә теләгән?

Укучы: Бу шигырьләрен автор ниндидер күңел төшенкелеге белән язган, бик моңсу шигырьләр.

Укучы: Ул аларны күрәсең, күңелендәге хисләрен бушату өчен генә язгандыр.

Укучы: Җиһан тормыш туен иткән чагында, үзенең урынын үлекләр аймагында күрә. Мондый хәл аны, әлбәттә, иҗатка рухландыра алмый дип уйлыйм мин.

Укытучы: Әйе, дөрес фикерлисез. Дәрдемәнд бу кечкенә шигырьләрен революциядән соң яза. Шушы чордагы иҗтимагый шартларда үзенең урынын, яңа яшәешнең шагыйрь поэзиясенә мөнәсәбәтен билгеләргә тырыша.

  1. Кораб” шигыре укыла (укытучы укый һәм 2-3 укучы укый)

Анализ.

Укытучы: кыскача эчтәлеген сөйләгез

(диңгез шаулый, җил исә, җилкәнен киереп кораб йөзә, туктамыйча көндез һәм төнлә йөзә. Берзаман көчле җил чыга, дулкын күтәрелә һәм кораб һәлакәт алдында кала)

Укытучы: Уйлап карагыз! Авторның әйтәсе килгән сүзе гади бер корабның штормга юлыгуы микән! Нинди кораб ул?

(ил корабы)

Укытучы: Ил корабы – символик образ. Бу образга нинди мәгънә салынган?

(ил, кешеләр, милләт; шагыйрь милләт язмышы турында сөйли)

Укытучы: Шагыйрь нинди хис белән сөйли?

(тирән борчылу хисе)

Укытучы: Нигә борчыла?

(Шигырь 1908 нче елда язылган. Бу чорда Россия территориясендә зур үзгәрешләр бара. Шушы үзгәрешләр дулкынында халык югалмасмы? Автор шул турыда уйлана.)

Укытучы: Минемчә, автор халыкның бүгенгесен, үткәнен, киләчәген сурәтли. Сез ничек уйлыйсыз?

(үткәне- кораб, танышып барган һәм бара; бүгенгесе – җил чыга, дулкыннар куба, киләчәге - билгесез)

Укытучы: Әсәр тоташ символик образлардан тора. Әйдәгез һәрбер образга аерым тукталыйк.

(диңгез – тормыш, шаулавы – вакыт агышы, җил илдә барган үзгәрешләр, дулкын – язмыш, тормышны үзгәртердәй көч)

Укытучы: Көчле җил вакытында кораблар исән каламы? Кайсы очракта?

(бердәм, нык, көчле команда булса, дулкыннарны оста кабул итсәләр)

Укытучы: Нәтиҗә ясыйк, милләт корабы исән калырмы? Аның киләчәге өметлеме?

Укытучы: Шигырь буенча фикер алышканнан соң, без аның темасын һәм идеясен билгели алабыз.

(Темасы – автор татарлар һәм аларны көткән сынаулар турында яза. Идеясе – нык, бердәм, көчле булса, милләтнең киләчәге өметле)

Укытучы: Хәзерге көндә бу проблема актуаль яңгырыймы?(кыска гына әңгәмә, бүгенге көн проблемалары, Закир Рәмиевне кабатлардай шәхесләр барлыгын ачыклау)

Укытучы: Әсәрнең теленә игътибар итик. Нинди тел-сурәтләү чаралары кулланылган?

(Аллегория- символик образлар: җил, дулкын, кораб, диңгез. Инверсия: шаулый диңгез, чыкты җилләр, купты дулкын һ.б. Метафора: Кайсы юллар,

Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!)

5. Җыр тыңлана (“Кораб” җыры)

IV. Ныгыту.

  1. Сәнгатьле уку.

V. Йомгаклау.

1. Сорауларга җавап бирү.

(Шагыйрьнең иҗатына кыскача характеристика бирелә, мисаллар китерелә, тормышында булган вакыйгалар барлана, аның ил язмышы һәм кешеләр язмышына карата мөнәсәбәте ачыклана)

  1. Кроссворд чишәләр




























2

















































































































































1

















































д


































1




ә

























2













р








































д










3




4






















е





































3

м

























4













ә








































н








































д



































































Горизонталь буенча.

1. Әдипнең әнисенең исеме ничек?

2. Бертуган абыйсының исеме ничек?

3 Дәрдемәнд кайсы авылда укый башлый?

4. Шагыйрь туган авыл ничек атала?

Вертикаль буенча.

1. Әдип нинди журнал чыгара?

2. Дәрдемәнднең тормыш иптәше кем исемле булган?

3 Шагыйрьнең чын исеме ничек?

  1. Шагыйрь нәшер иткән газета ничек атала?


VI. Өй эше.

  1. Дәрдемәнднең тормыш юлы турында укырга, сөйләргә.

  2. “Кораб” шигырен ятларга.

  3. Шигырьләрен сәнгатьле уку.

Укытучы: Дәрестә актив катнаштыгыз. Дәрес бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. (Билгеләр кую)

Дәресне йомгаклап Сибгать Хәким сүзләре белән бер сорау бирәсем килә.

Бер тәлинкәсендә - Дәрдемәнд,

Икенчесендә Закир Рәмиев шигырьләре.

Кайсы баса?

Укучылар: Шигырьләре баса…

Укытучы: Дәрес бетте. Чыгарга мөмкин.