Главная страница

Авторлар белән очрашу


Скачать 10.28 Kb.
Название Авторлар белән очрашу
Дата 17.02.2016
Размер 10.28 Kb.
Тип Документы

Авторлар белән очрашу

10 нчы декабрьдә, Кирельск төп гомуми белем бирү мәктәбендә Кама Тамагы муниципаль районы рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

“Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр куллану үзенчәлекләре” дип исемләнгән семинар булып узды.

Семинарда Кирельск төп гомуми мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары(Абдуллина Г.Н., Гарифуллина Г.Ф.) ачык дәресләр күрсәттеләр һәм “ФДБС на күчү чорында татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемалары” темасы буенча чыгышлар тыңланды.

Семинарның икенче өлеше түгәрәк өстәл янында дәвам итте. Рус телендә сөйләшүче балалар төркемнәрендә 2014-2015 нче уку елына яңа үрнәк программаларга, ФДБС на күчүгә нигезләнеп эшләнелгән 5-7 нче сыйныфларда әдәбият укыту авторлары

(Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г) белән җылы очрашу булды. Авторлар рус төркемнәрендә укучы 5-7 сыйныфларда татар әдәбиятын ничек һәм нинди ысуллар белән укыту турында тулы мәгълүмат бирделәр. Очрашу вакытында укытучыларыбыз

үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Очрашудан барысы да бик канәгать калдылар.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең

милли белем бирү һәм тәрбия эшләрен оештыру

буенча директор урынбасары Закирова С.И.