Главная страница

Автор Куян Куян кызы Тиен Доктор Айболит


Скачать 75.91 Kb.
Название Автор Куян Куян кызы Тиен Доктор Айболит
Дата 13.03.2016
Размер 75.91 Kb.
Тип Документы

АБДУЛЛА АЛИШНЫҢ «КУЯН КЫЗЫ» ӘКИЯТЕН СӘХНӘЛӘШТЕРҮ

Катнашалар:

  1. Автор

  2. Куян

  3. Куян кызы

  4. Тиен

  5. Доктор Айболит

  6. Куян кызының дуслары

Сәхнәнең бер ягы Куян өе итеп,икенче ягы – урман, Доктор Айболитның бүлмәсе итеп бизәлә.

Автор сөйли башлый:

Бер соры Куянның үзе төсле озын колаклы, үзе төсле йомшак, бик тә ягымлы бер кызы булган. Ул кызын бик тә яраткан.

Көннәрдән беркөнне Куян үзенең иркә кызына өр-яңа матур киез итекләр алып кайтып биргән.

Куян (кызын чакыра): Кызым, якты йолдызым, кил әле монда.

Куян кызы (йөгереп килә): Нәрсә, әнием, нигә чакырасың?

Куян: Менә, кызым, сиңа яңа җылы киез итекләр. Аякларың туңмасын, сызламасын.

Куян кызы: Бик зур рәхмәт, әнием. Нинди матурлар! Мин аларны бик рәхәтләнеп киярмен.

(Куян сәхнәдән чыгып китә.)

Куян кызы(кия, музыка астында сәхнә буйлап биеп йөри) :И-и, бик уңайсыз бу итекләр. Ялан тәпи генә йөрим әле. (Итекләрне салып, чыршы артына яшереп куя.) Әнием таба күрмәсен, яшереп куйыйм әле.

Музыка көчлерәк яңгырый. Куян кызы дусларын чакыра.

Куян кызы: Дусларым, куянкайлар, килегез монда, әйдәгез, бергәләп уйныйбыз!

Куяннар йөгереп керә, бергәләп бииләр. Күпмедер биегәч, Куян кызының аяклары авырта башлый.

Куян кызы: Әни-и, әние-е-ем!

Куян (йөгереп чыга): Нәрсә булды, кызым, якты йолдызым, ник чакырасың?

Куян кызы: Әинем, минем аякларым авырта-а-а!

Куян: Кая, күрсәт әле аякларыңны. (Карый.) Кызым, якты йолдызым, синең аякларың шешкән ич!

Куян кызы: Әнием, әнием, авырта-а-а!

Куян: Инде нишләргә? Бу баланы ничек дәваларга? Каян дарулар табарга?

Тиен (керә): Нәрсә булды, туганкай, йомшак Куянкай? Ник болай кайгырасың?

Куян: Ничек кайгырмаска, Тиенкәй, кызымның аяклары шешкән, бик авырта.

Тиен: Бер дә кайгырма, Куянкай. Кызыңның аякларын бик тиз дәвалап була.

Куян: Ничек, ничек, Тиенкәй, әйт тизрәк!

Тиен: Моның өчен Доктор Айболитка барырга кирәк.

Куян: К Ә кайда соң ул Доктор Айболит?

Куян кызы: Тиенкәй, алып бар безне тизрәк Доктор Айболит янына.

Тиен: Әйдәгез, мин сезгә булышам, юлны күрсәтәм.

Куян: Бик зур рәхмәт сиңа, Тиенкәй, әйдә, киттек!

Китәләр.

Доктор Айболитның бүлмәсе.Ул өстәл артында утыра. Ишек шакыйлар.

Доктор Айболит: Кем бар анда, керегез!

Куян: Бу без – куяннар. Исәнмесез!

Тиен, Куян кызы: Исәнмесез, Доктор Айболит!

Доктор Айболит: Исәнмесез, дусларым, рәхим итегез! Сезгә нәрсә булды, кай җирегез авырта?

Тиен: Әйдә, Куянкай, сөйләп бир әле Доктор Айболитка.

Куян: Минем кызымның тәпиләре авырта. Көч-хәл белән генә килеп җиттек.

Доктор Аболит: Кая, күрсәт әле тәпиләреңне, карыйм әле. (карый) Ә-ә-ә, аңладым, Куянкай. (Куян кызына карап): Син ялан аяк йөргәнсең бит, шулаймы?

Куян кызы: Әйе, Доктор Айболит, мин ялан аяк йөрдем, миңа шулай рәхәт иде.

Доктор Айболит: Менә сиңа, Куянкай, дару, көн саен эчәрсең. Менә сиңа мазь, көн дә тәпиләреңә сөртерсең. Менә сиңа җылы оекбашлар, аякларың җылыда булсын. Киез итекләреңне салкын көннәрдә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма!

Куян кызы: Рәхмәт сезгә, Доктор Айболит, киңәшегезне тотармын, әниемнең дә сүзен тыңлармын.

Куян: Бик зур рәхмәт сезгә, Доктор Айболит. Сау булыгыз!

Доктор Айболит: Сау булыгыз, дусларым! Башка бер дә авырмагыз!

Куян, Тиен, Куян кызы китәләр.

Доктор Айболит (балаларга мөрәҗәгать итеп):

Дусларым!Әниләрегезнең сүзен тыңлагыз!Мондый начар хәлгә калмагыз!

Музыка астында барлык катнашучылар да чыгып баш ияләр.

Кем нәрсә ярата?

(ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ БУЕНЧА)

Катнашалар:

Автор

Акбай

Әтәч

Песи

Кәҗә

Сәхнә авыл ишегады итеп бизәлә.

Автор:

Әтәч: Кик-ри- кү- үк! Хәерле кич, дусларым! Көннәрегез ничек үтте?

Песи: Рәхмәт, туганкай, бары да яхшы, бары да тәртиптә.

Кәҗә: Мин дусларым, күршеләрем белән матур аланда көтүдә йөрдем. Анда шундый рәхәт, саф һава...

Акбай: Һау-һау! Ә мин хуҗам белән урманга бардым, анда рәхәтләнеп чаптым, уйнадым, күбәләкләр кудым.

Әтәч: Ә мин ишегалдында булдым: тавыкларны саклап йөрдем, чебиләрне ашаттым.

Песи: Мия-я у-у! Мин хуҗабикә янында бөтерелдем. Ул миңа матур савытка салып сөт бирде.Белсәгез иде ул сөтнең ничек тәиле икәнен! Иң тәтле сый – сөт!

Кәҗә: Менә-ә сиңа мә-ә! Нәрсә сөйлисең син, Мыраубикә-ә! Менә кәбестә булса икән... Иң тәмле азык – кәбестә-ә!

Акбай: Һау – һау! Кәбестә нәрсә ул! Менә бер рәхәтләнеп сөяк кимерсәң, аның янында күпмедер ите дә булса, тамак туя, күңел күтәрелә!

Әтәч: Ничек инде сөяк кимереп тамак тук булсын. Ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң, менә шунда тамак тук була!

Песи: Нинди азык тәмле, файдалы икәнен миннән генә сорагыз. Сөт ул, дусларым, сөт! Ә сөттән соң бер тычкан да тотып булса, бигрәк тә шәп була.

Кәҗә: Ә кәбестәдә витаминнар күп. Шулай булгач, иң файдалы, тәмле азык – кәбестә-ә-ә!

Акбай: Һау һау! Берегез дә дөрес сөйләми. Иң шәп ризык – сөяк. Аны кимереп, тешләрне дә ныгытабыз бит без.

Әтәч: Юк инде, якын дусларым, юкка бәхәсләшеп вакыт уздырмагыз. Иң тәмле азык – ярма бөртекләре. Кик-ри-кү-үк!

Песи: Мин – песи, акыл иясе. Ник минем белән бәхәсләшәсез? Сөт эчсәң таза-сәламәт буласың, күзләрең дә шәп күрә, сөякләрең дә нык була.

Кәҗә: Нинди сөт, нинди ярма бөртекләре?! Кәбестә – менә иң тәмле, витаминлы азык! Сусыл кәбестәне кимерсәң, тамагың да туя, су эчәсе дә килми.

Акбай: Кәбестә кимереп кенә тамак туйса, балалар бакчасында гел кәбестә генә бирерләр иде. Сөяк – менә иң тәмле сый!

Әтәч: Кик-ри-кү-үк! Солы, ярма бөртекләре иң тәмлесе. Солы боткасын балалар да бик яратып ашый. Юкка гына аны матурлык боткасы дип атамыйлар бит!

Песи: Мия-яу-у! Сөт! Сөттән тәмле сый юк!

Кәҗә: Кәбестә-ә-ә!

Акбай: Һау-һау! Сөяк!

Әтәч: Кик-ри-кү-үк! Ярмадан да тәмле нәрсә юк-юк-юк!

Автор: Һәр көн саен кич җитеп, хайваннар ишегалдында җыелгач, алар шулай бәхәсләшүләрен дәвам итәләр, икән.

Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, хайваннарның кайсы хаклы?

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ “КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК “ ӘКИЯТЕН СӘХНӘЛӘШТЕРҮ

Катнашалар:

Автор

Әби

Бабай

Кәҗә

Сарык

Бүреләр

I күренеш

Сәхнәнең бер ягы – авыл өе, икенче ягы – ишегалды итеп бизәлгән.

Әкрен генә музыка яңгырый.

Автор:

Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган.

Асраганнар бер кәҗә белән бер сарык,

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә беркөн ире:

Бабай:

Кара монда, хатын, үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык,

Ашап ята юкка гына алар азык.

Әби:

Ирем, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар.

Кәҗә белән сарык китсен бездән,

Аларны соң асрап торып ни ф айда бар?

Автор:

Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык?

Булмый Хуҗа кушканына каршы барып.

Икесенә бер зур гына капчык тегеп

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Кәҗә белән Сарык капчык асып чыгып китәләр.

Автор:

Китте болар, бара. Һаман бара, бара.

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар, күпме баргач, Алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башы таба.

Сарык (курыккан тавыш белән): Кара әле, Сакалбай, юлда бүре башы ята.

Кәҗә: Сарык абзый, син бит көчле, алып сал син аны капчыкка.

Сарык: Юк, Сакалбай, син гайрәтлерәк, әйдә, син алып сал аны капчыкка.

Кәҗә: Бик курыксаң, әйдә, бергәләп салабыз. Тот колагыннан!

Сарык: Бергә булса, була! Әйдә!

Бүре башын бергәләп капчыкка салалар,алга таба атлыйлар.

Автор:

Бара болар, тукталмастан һаман бара.

Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:

Сарык:

Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә киләлмәсләр,

Безнең монда кунганлыкны беләлмәсләр.

Кәҗә:

Ярар, дустым, әйдә, барыйк.

Капчыкны икәүләп тотып, чыгып китәләр.

II күренеш

Урман күренеше. Сәхнә уртасында учак яна.Казан асылган. Бүреләр учак тирәли йөреп бииләр:

Хәзер ботка ашыйбыз, хәзер ботка ашыйбыз! (берничә тапкыр кабатлана).

Бүреләр утыралар, ботка пешкәнен көтәләр.

Сәхнәгә Кәҗә белән Сарык керә, бүреләрне күреп, куркып калалар.

Кәҗә(калтыраган тавыш белән): И-исә-әнмесе-ез, дуслар, бүре әф-әф-әфәнделәр!

Сарык: Исә-ә-әнмесез!

Бүреләр(шатланышып): Исәнмесез, исәнмесез!

1 бүре: Ха-ха-ха!

Ашыйбыз без бу икәвен тотабыз да,

Менә ничек ит таптык бит боткабызга!

Кәҗә (хәйләгә бара):

Кайгырмагыз, бүре дуслар, бездә ит күп,

Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсың, тиз бул әле, тиз бул, Сарык,

Капчыктагы буре башын китер алып!

Сарык бүре башын Кәҗәгә бирә, бүреләр куркып кала.

Кәҗә:

Микикики! Микикики! Моннан зуррак башны китер!

Бүреләр тагын да ныграк куркыша, үзара пышылдаша башлыйлар.

1- бүре: Ничек качыйк?

2-бүре: Ничек табыйк качу юлын?

3-бүре: Болар бик батыр икән!

4-бүре: Нәрсә эшлибез? Нидер кылырга кирәк!

1-бүре (Кәҗә белән Сарыкка): Әфәнделәр, мин тиз генә су китерим, боткабызның суы бик аз (китә).

2-бүре: Башлыгыбыз адашмасын, мин аның белән (китә).

3-бүре (ботканы болгата): Ботка көя, ә су һаман юк. Тиз генә үзем алып килим әле суны(ашыгып чыгып китә).

4-бүре (куркуыннан калтырый, як-ягына карана, үзе ботка болгата): Кая китеп югалдылар болар, берсе дә күренми. Мин хәзер... (Чыгып китә)

Кәҗә: Сарык дус, бу аңгыра бүреләр безнең хәйләне аңламадылар, куркышып качып беттеләр. Әйдә, ашап алыйк, ботка пеште.

Сарык: Әйдә, Сакалбай, тот кашыгыңны.

Тәмләп ботка ашыйлар.

Кәҗә: Күрәсеңме, дустым, үзара дуслык, тапкырлык безне зур бәладән, үлемнән коткарды.

Сарык: Әйе, туганкай, бик дйрес әйтәсең. Ә хәзер ял итәргә, бераз йоклап алырга да була.

Учак буена йокларга яталар.

Автор:

Иртә белән иртүк торып таң аткач ук,

Кулларында бүре башы тоткан капчык,

Тагын болар урман буйлап сәфәр китте,

Нәрсә сөйлим? Хикәям дә шунда бетте.

Кәҗә белән Сарык торып, юлларын дәвам итәләр.