|
Татар кызы 2014
Кама Тамагы муниципаль районының
җирлекара үзәк китапханәсе
“Татар кызы – 2014”
(Бәйге)
Төзеде: Заһретдинова М.С.
уку залы китапханәчесе
2014 ел
А.Б. “Сөбханалла...машалла!” – дип кулына алган татар кешесе яңа туган баланы. Кыз бала икән, шунда ук аның ирененә бал-май тигезгәннәр – балдай татлы, майдай йомшак телле булсын, йөзкәйләрен таң суы белән юганнар – тулган айдан нурлы булсын; мунчада каен миллек суында коендырганнар-каендай зифа булсын! “Кыйгач кашым,асылташым”- дип көй- ләп йоклаткан әнисе. Ә әтисе тез өстендә сикертеп: “Кызым, кызым, кыз кеше, кызыма килер йөз кеше”,- дип такмаклаган.
Шигырь. ТАТАР КЫЗЫ
Борынгының кулъязмасы-
Ап-ак ефәк каен тузы.
Толымнары бөдрә каенмени,
Ак каеннан сылу сыны
Бары безнең татар кызы.
Милләтемнең хисе, сүзе-
Ап-ак ефәк каен тузы.
Сөю алкаланган язда
Тамчы-тамчы алка тагар
Бары безнең татар кызы.
А.Б. 1.Танышудан башлыйбыз.
“Кулымдагы йөзегемнең исемнәре...” дигән баш астында кызлар үзләре белән таныштыралар.
(Исеме – мәгънәсе, кем кушкан – кыскача тарихы).
А.Б. 2. Икенче бәйгебезнең исеме “Ак калфакның табылган чагы...” дип атала. Кызларыбыз татар хатын-кызларының милли киемнәре турында сөйләргә тиеш булалар. (Яки алар татар киемнәреннән чыгалар).
А.Б. Әйе, халкыбызның милли киемен торгызу, бүгенгегә кайтару зарурлыгы турында хәзер матбугатка күп язалар. Соңгы елларда бу өлкәдә алга китеш сизелә: милли бизәкләр кулланып эшләнгән пальтолар, күлмәкләр, балалар киемнәре тегелә. Намазлыклар, калфаклар, түбәтәйләр чигелә, хәтта яшь кәләш белән кияүгә милли туй киемнәре дә тегәләр. Хәзер хатын-кызларыбыз мөселманча күлмәкләр кия башладылар. Бу бик күркәм күренеш.
А.Б. Өченече бәйге. Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган һәм беркайчан да саекмый торган хәзинәсе ул – туган тел. “Әни” дип телебез
ачыла. Туган тел ул Ватан, ата-ана кебек сүзләр белән бер дәрәҗәдә торырдай бөек һәм изге сүз. Шуңа күрә без аны туган тел дип атыйбыз да.
Тел турында мәкальләр – 3
шигырьләр – 1
җырлар - 1
А.Б. Дүртенче бәйге. Сибелә чәчәк, сибелә моң...
(Музыкаль сәләтне ачу бәйгесе)
21гасыр татар кызы милләткә, чорга лаек булырдай асыл затлар булырга тиеш. Уңган, булган, укымышлы булу өстенә, ул әле җыр-биюгә дә оста булсын, кешеләр арасында да югалып калмасын.
А.Б. Бишенче бәйге. Милләтне милләт иткән өч асыл сыйфат бар. Ул – ана телендә сөйләшү, киенү –ясану һәм аш-су әзерләү. Хәзер кызларыбыз милли
ризык әзерләп күрсәтәләр. (Яки өйдән әзерләп киләләр, яки берәр милли ризыкның рецептын сөйлиләр).
А.Б. Алтынчы бәйге. Кызларны һәрвакыт матурлыкка омтылу берләштерә. “Матурлык коткарыр дөньяны” – дигән гыйбарә бар.
Ул эчке матурлык кына түгел, ә инде тышкы матурлык турында да кайгыртырга кирәклекне искәртә. Татар кызы әдәпле, матур, чиста – пөхтә, зәвыклы итеп киенергә, килешле прическалар да ясый белергә тиеш.
(Прическа ясау. Прическага исем уйларга һәм сөйләргә).
А.Б. Җиденче бәйге. Без халык иҗаты чишмәләренә якынаю максатыннан татар әдипләренең бай мирасына мөрәҗәгать итәбез. Дәрестә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә язучыларның юбилейларына багышлап төрле чаралар уздырабыз, аларның иҗатларын өйрәнәбез.
Хәзер әдәбиятны ни дәрәҗәдә белүебезне тикшереп карыйк.
Язучылар һәм аларның әсәрләре турында сорауларга җавап бирү.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Сөембикә.-1997.-№3.
Сөембикә.-2004.-№3,5,10.
|
|
|