|
Минем яраткан укытучым
Кама Тамагы муниципаль районы
Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе
МИНЕМ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫМ
( Сочинение)
БАШКАРДЫ: 4 нче сыйныф укучысы
Шакиров Алмаз Альберт улы
ҖИТӘКЧЕ: I квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закирова Сания Исмәгыйль кызы
2014-2015 нче ел
Укытучы, мәктәп! Бу ике сүз.
Күңелемдә яши янәшә.
“Мәктәбем!”- дип дәшкән чакта күңел,
“Укытучы”- дип йөрәк эндәшә.
Кешелек дөньясын танып белү, йолдызларга сәяхәт, җиһан халкын шаккаттырган зур – зур ачышларның барысы да “Әлифба”дан, “А”хәрефен танырга өйрәткән беренче укытучыдан башлана. Безнең һәрберебез үзенең беренче укытучысын, үзенең беренче сыйныфка аяк басуын яхшы хәтерли.
2011 нче ел, 1 нче сентябрь. Беренче сыйныфка укырга кергән утыз бөртек балада мәктәпкә мәхәббәт, белемгә омтылу уяткан мөгаллимебезне күреп, һаман да шаккатам. Без бит өч кенә бөртек түгел, ә утызау!!! Гел елмаеп кына торучы укытучыбызны (Суфия Әнвәр кызын) бик тиз яратып өлгердек. Олыны-олы, кечене - кече итәргә, ярыша - ярыша бер - беребездән уздырып, тырышып укырга өйрәтте безне Суфия апа. Укытучы апабызның ачуланган, тавыш күтәреп кычкырганын бер ә хәтерләмим. Безне, өйдә үз дигәнен генә эшләп йөргән утыз тиктормасны, ничек тыңлатадыр, белмим. Хәзер без инде зурлар. Без – дүртенче сыйныф укучылары. Шундый зурлар булсак та, һаман шукбыз: сугышабыз да, котырышабыз да. Ә ул безне бер дә ачуланмый, тыныч кына киңәшен биреп, дөрес юлга бастыра. Ә дәресләренә килгәндә, ул бик яхшы аңлата, иң мөһиме - укучыларны аңлый. Дәрескә кереп, сорауларга җавап бирә алмасак та, сабыр гына ялгышларыбызны төзәтә, мәҗбүр итмичә генә туры юлга чыгара иде. Суфия апа кирәк чакта усал да, ягымлы да була белә.
Аның олы йөрәгендә үз кичерешләре генә түгел, нәниләрнең эчке кичерешләре дә сыя. Ата-аналар, гомумән, гаилә белән тигез элемтәдә торып эшләү, түземлелек, сабырлылык, бала - чаганың шуклыкларын аңлый һәм гафу итә белү, ярдәмгә әзер тору кебек асыл сыйфатлары өчен Суфия Әнвәр кызын райондашлары, укучылары, коллегалары яраталар, бик хөрмәт итәләр.
Менә мин хәзер дүртенче сыйныфта укыйм. Шушы дүрт ел буена күңелле вакыйгалар бик күп булды, ләкин минем иң истә калган көнем, онытылмас дәресем беренче сыйныфтагы әлифба дәресе иде.
Озак көтеп алган беренче дәресебезнең башлануын белдереп, кыңгырау шалтырады. Мин тизрәк сумкадагы китапларны, дәфтәрләрне һәм башка кирәк – ярак әйберләрне алып, партага матур итеп тезеп куйдым. Ишектә бик мөлаем укытучы апабыз күренде. Иң беренче булып без укытучы апабыз белән исәнләштек, таныштык һәм дәрескә керештек. Башта укытучыбыз безгә бик матур, бизәкле китап таратты, китапның әлифба икәнен әйтте. Икенче эш итеп, китап белән танышырга, карап чыгарга кушты. Мин әлифба китабын ачып җибәрдем дә, югалып калдым, мин генә түгел, минем сыйныфташларым да югалып калганнар иде: анда ниндидер рәсемнәр, безгә таныш булмаган хәрефләр, язулар бар иде. «Бернинди дә авырлык юк монда, курыкмагыз, балалар, без сезнең белән аларның барысын да акрынлап өйрәнәчәкбез. Беренче карашка гына бик кыен кебек, ә чынлыкта бик җиңел булачак, тырышып укысагыз, барысын да беләчәксез. Тормышта авырлыклар күп булыр, ләкин бервакытта да югалып калмагыз, үзегезгә ышанычны югалтмагыз, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез»,- дип тынычландырды,киңәш бирде безгә укытучы апабыз. Суфия апаның сүзләреннән соң безгә бик җиңел булып китте һәм без дәресне дәвам иттек. Остазымның сүзләре хәзер дә минем колагымда яңгырап торалар. Әгәр дә минем юлымда авырлыклар очраса, укытучы апамның сүзләре искә төшә һәм мин бу авырлыклыкларны бик җиңел үтәм, үземнең ышанычымны ныгытам. Шушы дәрес минем тормышка карашымны үзгәртте, бернинди дә авырлыклардан курыкмаска өйрәтте.
Менә без тагын Халыкара укытучылар көнен - иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үттек. Ул сезне ярату, хөрмәт итү, олылау хисе белән сугарылган, хөрмәтле укытучыларыбыз! Без бу көнне үз гомерләрен киләчәк буынны тәрбияләүгә һәм укытуга багышланган һәркем алдында баш иябез.
Еллар бер-бер артлы үтеп китәрләр. Мәктәп еллары да артта калыр. Күбебез тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, төрле уку йортларына таралышырбыз. Ничек кенә булмасын, мәктәп хәтирәләре, сыйныфташлар, беренче укытучы, сыйныф җитәкчең белән бергә булган минутлар, шаярулар гомергә истә кала, онытылмый. Мин ышанам, укытучы апаларыбыз һәм абыйларыбыз биргән киңәшләр, белемнәр безгә киләчәктә бик нык ярдәм итәр.
|
|
|