|
Өйрәтәләр мәктәпләрдә
0,1.“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” Эмилия җыр.
1. Исәнмесез, әти-әниләр,әбиләр һәм бабайлар,абыйлар һәм апалар!
2.Сәлам, сәлам, малайлар һәм кызлар!
1.Эфирда “Мәктәп” тапшыруы.
2.Бүгенге тапшыруыбызда без сезгә үзебезнең яраткан мәктәбебез турында сөйләрбез.
1.Мәктәбебез кечкенә генә булса да, бездәге укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр бик тырыш.Без барыбыз дус, тату бер гаилә булып яшибез.
2.Әйе, безгә дә заманадан артта калырга ярамый,
1.”Замана баласы”,- дибез,
Кем соң ул? Нинди була?
2.Бездә ул менә мондыйрак,
Таныш бул, тыңлап кара.
1.Өсте-башы пөхтә аның,
Игътибарлы карашы.
Йөзе якты, сүзе татлы,
Бу - замана баласы.
2.Килә аның бар фәннән дә
Төпле белем аласы.
Күп укый ул, күпне белә,
Бу - замана баласы.
1.Без сезне бүген дәрестән тыш эшчәнлегебез белән таныштырырга телибез.
1. Тәнәфесләр бездә бик күңелле уза.
2. Сездә ничектер, ә менә бездә болайрак.
бию “Тәнәфестә”
Илүзә җыр “ Күңелле тәнәфес”
Кыңгырау тавышы)
3.Звонок та булды, дәрес башлана бит.
4.Юк, Рүзәл, бу звонок озын тәнәфестә уза торган “Сәламәтлек” түгәрәгенә чакыра.
3.Резеда апа җитәкчелегендәге бу түгәрәк атнага бер тапкыр гына уздырыла.Ул безгә күп төрле яңа күнегүләр, кызыклы уеннар өйрәтте.
4.Зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез, шуңа күрә укытучыларыбыз җитәкчелегендә һәр көн озын тәнәфестә күнегүләр ясыйбыз.
3. Сизәсеңме, Илфар, зарядкадан соң гәүдәләр язылып, күңелләр күтәрелеп китә.
4. Шуңа күрә безнең кызлар шундый сыгылмалы гәүдәле бит инде:шпагатка да утыра беләләр, тәгәрмәч тә ясыйлар.
“Спортивный” биюе (1-кызлар) 3. И-и әле син бакча кызларының биегәнен күрсәң!
Шулай булмыйча, тиздән мәктәпкә киләчәкләр бит алар.
3. Ничек оста биегәннәрен хәзер үзегез дә күрерсез.
“Спортивный” биюе (2-д-садлар)
3. Бу кызларны Универсиада ачылу тантанасына алып китмәсәләр ярый инде.
Ярыйсы гына бииләр бит.
4.Шулай шул, Рүзәл. Тәнәфестә без уйнап-биеп кенә калмыйбыз, алдагы дәресләргә дә әзерләнәбез.Күрәсеңме, Ләлә тырышып-тырышып шигырен кабатлый.
3. Әйдә, тыңлыйк әле үзен.
Ләлә –шигырь.
3. Ай, оста сөйли инде бу Ләлә шигырьләрне. 1 класста билге куелса, һичшиксез “5” легә генә укыр иде.
4. Әйе, бездән болай ук булмый.Рүзәл,син 2 класс кызларының “Көмеш кыңгырау” гәҗитендә басылган шигырьләрен укыдыңмы әле?
3.Юк, басылганмени?Ишетмәгән дә идем. Бигрәк скромный инде үзләре.
4.Әллә алар скромный, әллә син бер дә гәҗит укымыйсың, белмәссең инде?
3.Ярар инде.үзләрен чакырыйк әле бирегә.
Шигырь сөйләү-3 кыз
3.Рәхмәт сезгә, кызлар. Без сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез Мин “Көмеш кыңгырау”данЧулпан белән Эмилиянең әкиятләрен дә укыдым. 4.Әйе,бик кызыклы әкиятләр язганнар алар.Сезгә дә укырга тәкъдим итәбез. 3.Уфф,сәхнә артындагы кызыкны күрсәәң? 4.Нәрсә булган? 3.Кайсы кыз,кайсы әби, кем малай да кем бабай ,һич танымадым. 4.Мин дә күрим әле үзләрен. 3. Тукта,тукта. Хәзер үзләрен сәхнәгә чакырабыз.Бар кеше дә күрсен әле. 4.Сәхнәдә шаян биюе
Татар бию
1. Без дәрестән тыш вакытыбызны да бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрәбез.
3. Мәктәбебездә 5 төрле түгәрәк эшли.Һәр бала бик теләп түгәрәкләргә йөри.
1.Шуларның иң кызыклысы- Резеда апа җитәкчелегендәге “ Театр” түгәрәгедер, мөгаен.
3. Әйдә. Аларның эшчәнлеге белән дә таныштырыйк әле.Әнә үзләре дә бирегә киләләр.
1.Сезнең игъбарга «Түгәрәк икмәк”әкиятенең яңартылган вариантын тәкъдим итәбез. Театр. Ләлә:Нинди машина тавышы бу?Әллә безнең малайлар машина да алырга өлгергәннәрме?Таптата күрмәсеннәр тагын. .1класслар-бию.
3.Зур мәктәпләрдәге кебек музыка түгәрәкләре булмаса да ,кайбер уен коралларында да уйнарга өйрәнергә тырышабыз. 4.Шулай булмыйча ,без кемнән ким.Әле ярый өйрәтергә Азат абый бар.Хәзер сезнең каршыгызда музыка уен кораллары ансамбле чыгыш ясый. Кашыкчылар 1.Талия, минем сиңа бер серем бар. 2. Әйт инде тизрәк . Х әзер минем әнием җырлаячак. 1.Каршы алыгыз сәхнәдә Албина апа.
җыр
2.Талия дим Талия,син кайда соң?(Талия чыга) .Кара шул арада күлмәген дә алыштырып өлгергән. 1.Әйе,мин бит хәзер сеңлем М әрьям белән әниебез өйрәткән мари биюен биибез. 2. Әйдәге, Сәхнәгә рәхим итегез
мари биюе
3.Ай-яй оста икән безнең әниләребез.Берсе бию өйрәтә,кайсы җырлый ,Ә Чулпанның әнисе җыр өйрәткән. 4. Закирова Чулпан башкаруында җыр
Кара әле, бездә бәйрәм икәнен белеп башкорт кызлары да килгәнме әллә?
Син нәрсә, Раилә белән Мәрьям бит ул .Алар хәзер башкорт биюен башкарачаклар
Башкорт 6. Эх,җырлыйсы килә,җырлыйсы Сандугачтай килә сайрыйсы Тыпырдатып биеп җибәрәсе Гармуннарда өздереп уйныйсы. 5.Эх белергә иде, кемнең шулай гармунда уйныйсы килгәнен. 6. Шуны да белмәскә,Энҗе апа уйный бит гармунда.
Гармунда көйләр
. 5.......Әйе шул,алар гаиләләре белән җырга-моңга гашыйк 6.Менә Зилә апаның җырлаганын да тыңлыйк әле.
Зилә җыр
5.Зилә апа эшли дә белә,эшләтә дә белә ул. 6.Зилә апа аптыраткач
Конкурста катнаштык
Хәйран оста фольклорчылар
Белән без бил алыштык.
3 ай өйрәндек шуңамы
Без дә бит шомарганбыз
Хәзер сезнең хозурга
“Каурый өмәсен” чыгарабыз
Фольклор.
1.Сездә тула басалармы? Бездә тула басалар 2.Сездә ничек,бездә шулай Биеп күңел ачалар.
2. Сәхнәгә 1 класс малайларын чакырабыз
1. Җырла җырла дип әйтәсез, Сезгә нинди җыр кирәк
2.Әллә үзең җырлыйсыңмы, Талия?
1.Юк ла
2.Әйдә алайса Азат абыйны чакырыйк
1.Азат абый, сәхнәгә рәхим итегез.
.Азат җыр 1.Беренче класс кызлары мин биим ,мин җырлыйм дип кенә торалар.Безне дә уздырырлар ахрысы.
2.Биюченең итәкләре бии кыскара
Мәктәбебез кызлары
Бии бии остара.
1.Мәктәбебезнең нәни биючеләрен каршы алыгыз
Һинд биюе
6.Ә сез армадыгызмы әле?
3 Ничек арсыннар инде Азалия.
6 Бүген көн бит тантана
Укучылар булдыра дип
Кара, бар да шатлана
3.Әйдә алайса, тамашачыларны тагын бер шатландырып Ковбойлар биюен тәкъдим итик.
..Ковбой
1.Җырлатыйк әле Илүзәне
Бигрәк матур Җырлый ул
2. Әйе шул. Тыйнак булса да
Җырламыйм дип тормый ул......
Илүзә, сәхнәгә рәхим ит
Илүзә җыр
2.......ни арада барысыны да өлгерә бу Рүзәл? Матур итеп итеп бии, кашыкта да уйный,телгә дә төшеп калганнардан түгел,курайда яңа көйләрдә өйрәнгән.
Курай
Үзебезнең заманадан
Килми артта каласы.
Һәр яңалык кызык безгә,
Без -замана баласы.
Якты матур мүктәпләрдә
Килә белем аласы.
Зур белемгә омтылабыз
Без-замана баласы.
1.Бу сезгә безнең хәлләрнең
Кызыгы, яңалары.
2. Үсә бездә менә шундый
Замана балалары.
Маленькая страна
|
|
|