|
Халкыбызның рухи хәзинәсе
Кама Тамагы муниципаль районы
Үзәк китапханә
Халкыбызның рухи
хәзинәсе
(Мөнәҗәтләр кичәсе)
Төзеде: Заһретдинова М.С.
Уку залы китапханәчесе
2013 ел
Зал бизәлеше:
Китап күргәзмәсе: "Чәчелгән энҗеләр тезмәсе".
Залның бер почмагы татар халкыкың чигелгән җәүһәрләре белән бизәлгән.
Элеккеге авыл өе күренеше.
4.”Халкыбызның рухи хәзинәсе” дигән зур итеп язылган исем астында
“Бәетләр, мөнәҗәтләр" китабының зурайтып ясалган рәсеме.
5.Сәхнәдә пәрдә ябык. Залда Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Гөлзада Сафиуллина башкаруындагы мөнәҗәтләр яңгырый. Бу мультимедио аша күрсәтелә.
Пәрдә ачыла. Мөнәҗәт укучылар сәхнәдә тезелешеп утырганнар.
Алып баручы сәхнәгә чыга.
( Шигырь укыла (Мультимедио аша күрсәтелә)
(Келәнче авылыннан килгән Хасанова Рәйсә сәхнәгә чыга. “Борынгыдан аваз” дигән мөнәҗәт укый.)
А.Б. Келәнче авылыннан килгән Хәсәнова Рәйсә “Борынгыдан килгән аваз” дигән мөнәҗәт укыды.
Әссәләәмү галәйкүм мөселман-кардәшләрем!
1) И кардәшләр, сөенеч безгә - изге мәүлид ае туды,
Шатлык булсын барчабызга – изге мәүлид ае туды.
2) Бу ай безгә бик зур бәйрәм, дөньяга тулды зур ярдәм,
Хөрмәтлек, изгелек берлән изге мәүлид ае туды.
3) Каршылыйбыз бу мөкаддәс айны без шатлык белән,
Бер авыздан әйтәбез без, Мәрхәбә, бу Мәрхәбә.
А.Б. Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар, мөселман – кардәшләрем! 2012 ел Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителгән иде. Ул республика биләмәсендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи һәм рухи традицияләрен, мәдәниятләрен һәм телләрен саклау, үстерү мәсьәләләрен, мәдәни мирас объектларын торгызу, халкыбызның үз милли мирасын, гореф-гадәтләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыруны күздә тотты. Шуны истә тотып әлеге ел кысаларында бик күп чаралар уздырылды. Без дә читтә калмадык, бүген тагын бергәләшеп Мәүлид аенда Мөнәҗәтләр кичәсенә җыелдык.
Мәүлид бәйрәме белән котларга сүзне районның имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәткә бирәбез.Ул безгә Мәүлид бәйрәме тарихы , Пәйгамбәребез Мөхәммәт( г.с.в.) турында кыскача гына таныштырып үтәр.
А.Б.: Бүген сүз татар халкының бәһасез рухи хәзинәсе булган – мөнәҗәтләр турында барыр. Бу кичә Кама Тамагы муниципаль районы хакимият башлыгы Гәрәфиев Зөфәр Галимулла улы тәкъдиме белән үткәрелә.
Хәзер, сүзне Зөфәр Галимулла улына бирәбез.
Рәхим итегез.
А.Б. Мөнәҗәт – мөселман культурасы белән бәйләнешле, фольклор белән язма әдәбият арасында торучы лирик жанр. “Мөнәҗәт” – гарәп теленнән алынган сүз. Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас куңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсендә. Иң мөһиме, мөнәҗәтләр халыкның, узган тарихи чорлардагы милли аңын, иҗтимагый һәм әхлакый идеалын, хәтта характерын аңларга ярдәм итә.
Мөнәҗәтләр бик күп тематик төркемнәргә бүленәләр. 1. Дини рухлы мөнәҗәтләрдә мөэмин –мөселманның Аллаһка сыгынуы, Мөхәммәд пәйгамбәрне данлау күзәтелә. Шуңа мисал итеп түбәндәге мөнәҗәтләрне тәкъдим итәбез.
Хәзер сүз сезгә, мөнәҗәт әйтүче апалар! Рәхим итегез!.
1. Кама Тамагы бистәсеннән Ганиева Гөлсинә апаны тыңлап үтик .(“Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа турында”)
2.Хәзер сүзне Олы Карамал авылыннан килгән Мухамедшина Фирая апага бирәбез.(“Укы ихлас берлән коръән”)
3.Сүзне сәхнәбездә чыгыш ясарга Кече Салтык авылыннан килгән Җәләлева Нурфия апага бирәбез.(“Мәүлид ае”)
АБ. Бүгенге бәйрәм кичәбезгә якташыбыз “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов та кунакка кайтты, җыелган кардәшләребезгә әлеге бәйрәм турында сөйләп китсәгез иде.
А.Б. Хәзерге вакытта ялгызлык, яки туган җирдән, якыннарыңнан аерылу сагышы, балаларны югалту кебек темаларга кагылган мөнәҗәтләр күп күләмдә языла. Мондый текстларда ана кайгысы үзенең иң югары ноктасына җитә, баласыннан мәңгелеккә аерылу фаҗигасе күңелләрне өтеп алырлык итеп тасвирлана.
Хәзер сезнең алдыгызда чыгыш ясый:
1. Кече Карамал авылыннан Гизутдинова Сания апа.(“Әҗәл шәрабе”)
2.Мөнәҗәт кичәбезне Яңа Сала авылыннан килгән Халиуллина Гайшә апа, Фаттахова Фәридә апа, Мотыйгуллина Ләлә дәвам итәләр.(“Дөнья малы калачак”)
3.Сезнең каршыгызда Затон бистәсеннән килгән Гыззәтова Фәридә апа чыгыш ясый.(үлем хәлләре тур.)
А.Б.: Мөэмин-мөселманның яшәү мәгънәсе турындагы мөнәҗәтләрдә комсызлык, саранлык, хәрәм мал җыю, бозыклык, гайбәт сөйләү кебек сыйфатлар хөкем ителә. Әлеге темага чираттагы мөнәҗәтләр укыла
1.Ерак юлларны якын итеп Атабай авылыннан килгән мөнәҗәт әйтүчебез Идрисова Миннегаян апа чыгыш ясый.(яшәү тур.)
2. Казиле авылыннан Шәйхетдинова Минзилә апа үзенең яраткан мөнәҗәтен әйтә.(“Без дөнья кунаклары”)
3. Хамидуллина Рузалия апа безгә бүгенге кичәгә Көрәле авылыннан килгән. Хәзер сүзне аңа бирәбез. (гыйбадәт тур.)
А.Б.: Балалары үсеп таралышкач ялгыз калган ананың йөрәге өзгәләнә, эчләре ут булып яна, йөзенә сары коела. Күңеленә юаныч һәм җиңеллек эзләп чыгарылган мөнәҗәтләрне тыңлап үтәбез
1. Кече Карамал авылыннан килгәнМоталлапова Гөлчирә апа үзенең яраткан мөнәҗәтен әйтә. (“Рәсүлебез васыяте”)
А.Б. Безнең мөнәҗәт әйтүчеләр арасында ир-егетләребез дә бар.Шуларның берсе Балтач авылыннан килгән Вафин Нияз абый. Аның башкаруында мөнәҗәтне тыңлап китик. (“Рәсүлебезгә”)
А.Б. Бүген бәйрәмебезгә килгән тагын бер кунак белән таныштырып китәбез: ул
Күрше Тәтеш районының имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт. Рәхим итегез, сүз сезгә.
А.Б. Мөселман халыкларында мөнәҗәтләрне музыкага ияреп башкару гадәткә кергән. Төрки халыклардан азәрбайҗан, төрек, үзбәк, төрекмәннәр исә мөнәҗәт-мәкамнәрне кыллы уен коралына кушылып әйтәләр. Ә инде безнең Келәнче авылыннан килгән Гаделҗан абый мөнәҗәтне тальянга кушылып башкара. (Келәнче авылыннан килгән Газиев Гаделҗан абый - “Хан кызы” дигән мөнәҗәт әйтә).
А.Б. Мөнәҗәтләрнең тагын бер төре - туган якны сагыну, туган як табигатенә мәдхия җырлау. Туган як, туган авыл. Кем генә сагынмый икән ул туган җирен. Әйе, олыгая барган саен, ул сагыну хисе тагы да көчәя, тирәнәя, Туган авылыңның һәрбер урамы, һәрбер чишмәсе, кешеләре кабат — кабат сагындыра. Туган авыл төрле җирләргә таралган туганнар, дус-ишләр белән очраштыра, түгәрәк табыннар артына җыя. Хәзер тыңлаячак мөнәҗәтләребез шул турыда:
1.Сезнең алда Балчыклы авылыннан килгән Акмалова Әнисә мөнәҗәт әйтә. (“Рәхмәт якты йөзегезгә”)
2.Олы Кариле авылыннан Шакирова Зөлхәбирә апа чыгышын тыңлап үтәбез. Рәхим итегез. (“Бу мөбарәк җомга көн”)
А.Б. Язучылар гына түгел, артык кайгы килсә, я бик шатлыгы булса, шагыйрь булмаган кеше дә мөнәҗәт чыгара, мөнәҗәт әйтә. Хәзер сүзне үзе чыгарган мөнәҗәтне әйтүче Нурания апага бирик әле. Рәхим итегез.
1. Бәрлегуҗа авылыннан Закирова Нурания. (“Сагынасызмы,- дип сорыйсыз”)
А.Б. Мөнәҗәтләр тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы дәверләрендә дә, бабаларыбызга узенчәлекле этник йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Мөнәҗәттә булган бу темаларның барысын да халык, дин. милли культураның бүгенге һәм киләчәк язмышы өчен борчылу - кайгыру рухы берләштерә.
Кадерле милләттәшләр! Үзебезнең халыкның, мөселман кардәшләрнең, милләтнең гореф – гадәтләре, йолалары онытылмасын иде. Менә безгә килгән бугенге кунаклар, милләт, тел яшәсен өчен янып йөрүчеләр. Аларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм дә милләтебезнең һәрбер кешесе, милләт язмышы өчен борчылып, бай рухи мирасыбызны яшь буынга тапшыруда ярдәм итеп яшәсен иде дигән теләктә калабыз.
Мәүлид ае мөбарәк булсын!
Татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” көе яңгырый.
|
|
|