Главная страница

"Бәйрәм бүген"җыры яңгырый, балалар урыннарына кереп утыралар


Скачать 41.78 Kb.
Название "Бәйрәм бүген"җыры яңгырый, балалар урыннарына кереп утыралар
Дата 17.02.2016
Размер 41.78 Kb.
Тип Документы

“Бәйрәм бүген”җыры яңгырый, балалар урыннарына кереп утыралар.

Тәрбияче балалар белән исәнләшә, Г. Тукайның туган көне булуын искә төшерә.Нинди әкиятләрен, әкият геройларын , нинди шигырьләрен белүләрен сораша.

Шүрәле балеты музыкасы яңгырый. Шүрәле керә. Тирә-якны карый, күзәтә, балаларны күреп шатлана:

  • Хәзер кети – кети уйнарга иптәш була икән. Бу бик әйбәт. Басыгыз әле , хәзер – хәзер уен башлана. ( Балаларны кытыклый башлый, балалар качалар) Тәрбияче Шүрәлене туктата:

  • Кара әле син аны, безгә кунаккка килеп балаларны кыерсыта. Нишлисең син? Балалар, кем соң бу?

  • Бу бит Шүрәле.

  • Син Габдулла Тукай әкиятеннән килдеңме?

  • Әйе шул, монда күңелле булыр, туйганчы кытыклырмын, уйнармын дигән идем. Булмады. ( Үпкәләп кырыйга китә).

  • Тукта, чү,ачуланма, тагын да күңеллерәк уен бар. Бас әле уртага, без сиңа җыр җырлыйбыз. ( Зурлар төркеме “ Шүрәле” җырын җырлыйлар)


Шүрәле.
Җен дә түгел, җил дә түгел

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

Кушымта:

Шүрәле,Шүрәле

Баларны күр әле.

Алар бии, алар җырлый

Куллар чабып тор ал әле.
Бер мөгез дә, койрык бер,

Кети, кети уйный ул.

Кием- салым кими ул,

Балаларга тими ул.
Кушымта:

Шүрәле,Шүрәле

Балаларны күр әле.

Алар бии, алар җырлый

Куллар чабып тор ал әле.
Бала килеп керә. Аулар өчен күбәләк эзли. Тәрбияче баланы туктата:

  • Син нишләп йөрисең, малай?

  • Һава сулыйм, күбәләкләрне карыйм, тик күренмиләр.

  • Син аларны ауларга җыенасыңмы әллә?

  • Кызык бит.

  • Сабыр ит, менә бер күбәләк очып килә, ауларга ашыкма хәлләрен сораш. ( “Бала белән күбәләк” шигырен Рөстәм белән Х.Адилә сөйли)


Бала белән күбәләк.
Бала:

Әйт әле күбәләк,

Сөйләшик бергәләп

Бу кадәр гел очып

Армыйсың син ничек?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда

Уйныймын очамын

Якты көн булганда.

Бала:

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык.

Күбәләк:

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.


  • Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары нинди уен уйныйсыз?

  • “ Кәрия- Зәкәрия”не уйныйбыз.

  • Бик яхшы.

( Уен беткәч музыка астында Су анасы керә, алтын тарагы белән мактана)

  • Күрсәтүен күрсәтәм, карак малайлар юк микән монда? ( ялгыш төшереп җибәрә, 1 бала тиз генә ала да артына яшерә)

  • Кая минем алтын тарак? Кем алды?( һәр бала янына килеп сорый, яшергән бала таракны күрсәтә, шул арада Су анасы килеп алам дигәндә, балалар таракны түгәрәк буенча җибәрәләр).

  • Килмим башка сезгә, китәм, тарагымны гына бирегез.( Елый, балалар килеп кызганалар, сыйпыйлар, таракны бирәләр)

  • Китим тизрәк бу балалар янынан, йөзәсем дә бик килә.

  • Тукта инде Су анасы, безнең белән уйнап ал.

( “Күрсәтегез балалар)

Күрсәт әле, Су анасы,

Ничек суда йөзәләр?

Менә шулай, менә шулай

Шулай суда йөзәләр.
Күрсәт әле. Су анасы,

Ничек чәчне тарыйлар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай чәчне тарыйлар.
Күрсәт әле, Су анасы,

Ничек өрәләр этләр?

Һау-һау, һау- һау

Диеп өрәләр этләр.
Күрсәт Әле, Су анасы,

Ничек елгалар ага?

Менә шулай, менә шулай

Шулай елгалар ага.
Күрсәт Әле, Су анасы ,

Ничек куллар чабалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай куллар чабалар.


  • Булдырдыгыз, балалар. Су анасы, Шүрәле китмәгез безнең белән калыгыз. Тагын кызык уеннар уйнарбыз. Ә хәзер Г.Тукайның табышмакларын искә төшерик.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара! ( Яз көне)
Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була? ( Җәй көне)
Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

Бу кайчак була? (Көз көне)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил- буран,

Бу кайчак, туган? ( Кыш көне)
- Уеннар уйнауны дәвам итәбез.Менә түбәтәйләр. Шүрәле, үз яныңа малайларны чакыр әле. Урындык кырыенда музыкага биеп йөрисез дә, музыка туктагач һәрберегез үзенә түбәтәйне алып буш урындыкка утыра. Урынсыз калган бала уеннан чыга. ( Түбәтәй” уены).

- Су анасының да уйныйсы килә бит, башмак белән уйнап алыйк әле, балалар.Су анасы кызларны чакыр әле. ( “Башмакчы” уены) Башмакны кулында тотып уенны оештыручы җырлый:

Төрле һөнәр беләбез,

Матур итеп тегәбез.

Асыл төсле җепләр белән

Башмак башын чигәбез.
Балалар җырлый: Әй, башмакяы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагың,

Бир кияргә башмагың.
Уен оештыручы 2 кыз янында туктый , иңнәренә кагыла, икесе ике яктан йөгереп башмак янына кайталар. Кем өлгерә, шул башмакны кия. Өлгермәгән бала уеннан чыга.

- Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Балалар бәйрәм ошадымы?

- Әйе, ошады.

-Барыбыз да басып Габдулла Тукайның “ Туган тел” җырын җырлыйбыз.

- Шуның белән бәйрәм тәмам.

Шүрәле:

- Туктагыз, ашыкмагыз, Су анасы белән балаларга күчтәнәч таратасыбыз килә. (Күчтәнәч тараталар.Саубуллашып чыгып китәләр).