|  | 
          Солдат буласым килә. Мин әле бик кечкенә
            
              | 
 
 
 
                  
                  
                  
                    | Солдат буласым килә.
 Мин әле бик кечкенә
 
 Миңа биш яшь кенә,
 
 Солдат фуражкасы да
 
 Башымда зур күренә.
 Күрше абый солдаттан
 
 Кайтты әле кичә генә.
 
 Бик матур значогын
 
 Тагып куйды күкрәгенә.
 “ Үсеп җиткәч, диде ул
 
 Солдат булырсың.
 
 Туган ил чигендә
 
 Сакта торырсың!”
 
 | 
 
  
 |  
                    | Без булачак солдатлар.
 
 Малайлар белән
 
 Солдат булып уйныйбыз.
 
 Бездән бик әйбәт
 
 Солдат чыгар дип уйлыйбыз.
 Без тиз йөгерәбез,
 
 Үрмәлибез бик яхшы.
 
 Кылыч белән бер- беребезгә
 
 Оста торабыз каршы.
 Үлән араларына
 
 Шәп итеп качабыз.
 
 Уйный- уйный үзебездә
 
 Күп сәләтләр ачабыз.
 
 
 | 
 
  
 |  
                    | Солдат абый кайткан.
 
 Әниемнең энесе
 
 Кайтты солдаттан.
 
 Ул автоматын тотып
 
 Ил чиген саклаган.
 Аның горур басып
 
 Төшкән фотосын күрдем.
 
 Фуражкасына кызыктым
 
 “ Бүләк ит әле” дидем.
 
 
 Бүләгем булсын!
 
 Күреп торам син дә
 
 Чын солдат булырсың.
 Шундый куандым.
 
 Мактандым малайларга.
 
 Алар миңа сокланды,
 
 Шатлыктан очтым айларга.
 
 | 
 
  
 |  
                    | Диңгезче булсаң иде.
 Телевизордан күрдем
 
 Шундый зур диңгез.
 
 Морякларның киеме
 
 Паласа- паласа, тип- тигез.
 Диңгез өсте дулкын- дулкын
 
 Чайкала пароход.
 
 Морякларга сокланып,
 
 Сөенеп елмая болыт.
 Морякның баш киеме
 
 Килешә киеменә,
 
 Ак беретканың лентасы
 
 Җилләрдә җилпенә.
 
 
 | 
 
 
  
 |  
                    | 
 Әй, парашютчы...
 Самолеттан кошлардай
 
 Оча парашютчы.
 
 “ Әй, лётчик абый
 
 Мине дә утыртчы!”
 Очыйм әле кош кебек
 
 Дусларым янына.
 
 Алар бит мине
 
 Һәрвакыт сагына.
 
 
 | 
 
 
  
 |  |  |  |