Главная страница

Презентация төзелә. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар диск. Кичә Р. Фәйзуллинның "Аккошлар" җыры белән башланып китә


Скачать 51.89 Kb.
Название Презентация төзелә. Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар диск. Кичә Р. Фәйзуллинның "Аккошлар" җыры белән башланып китә
Дата 17.02.2016
Размер 51.89 Kb.
Тип Презентация



Р.Фәйзуллинның 70 еллыгына багышланган әдәби музыкаль кичә

Яшьнәп үтелгән вакыт”

Залны бизәү:

  • Равил Фәйзуллинның портреты эленә.

  • Равил Фәйзуллин шигырьләреннән өзекләр языла.

  • Китап күргәзмәсе төзелә:

“Шагыйрь күңелендә ниләр бар”.

  • Презентация төзелә.

  • Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар.- диск.


Кичә Р.Фәйзуллинның “Аккошлар” җыры белән башланып китә.

1а.б. “ Алай үтелгән вакыт...

Болай үтелгән вакыт...

Яшәп үтелгән вакыт,

Яшьнәп үтелгән вакыт...” – дип язды Равил Фәйзуллин “Вакыт” исемле бер шигырендә. Унбиш яшьлек вакытында язган бу шигыре бүгенге Равил Фәйзуллинның бөтен тормышына, иҗатына багышлап язылган шикелле.
2а.б. Алтмышынчы еллар уртасында көчле дулкын булып әдәбиятка килгән бер төркем шагыйрьләрне тәнкыйтьчеләр “Фәйзуллиннар буыны” дип атады. Бу табигый иде, чөнки Равил Фәйзуллин каләмдәш – яшьтәшләреннән күпмедер элегрәк танылды, үз буынының максатын да үзенең беренче шигырьләрендә үк иң әүвәл нәкъ менә ул аныклый алды.
1а.б. “Язмышка рәхмәт : гомерем буе күңел тарткан, яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлегем булды. Бу яктан мин бәхетле кеше. Исән-сау килеш ярты гасыр Әдәбиятта хезмәт итәм, язу эшенә яшьли кереп, әдәбият-сәнгать дөньясының үзәгендә кайнарга насыйп булды”, - дип язды Равил Фәйзуллин.

Әйе, ул япь – яшь килеш шигъри биеклекләргә, югары дәрәҗәләргә иреште: 23 яшьтән СССР Язучылар союзы члены, 25 яшьтән Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе, РСФСР язучылар съездында иң яшь делегат, иң яшь идарә члены, иң яшь Тукай премиясе лауреаты... Аның исеме, иҗаты Мәскәүдә чыккан энциклопедияләрдә урын алды, китапларын иң яхшы рус шагыйрьләре тәрҗемә итте.

2а.б. Равил Фәйзуллин үткән иҗади юлны күзалласаң, инанып шуны әйтеп була: заяга үтмәгән шагыйрь гомере! – тау кадәр эшләр башкарылган. Төрле елларда, төрле телләрдә 50 дән артык китабы дөнья күрә. Татарстанның халык шагыйре дигән олуг исем яуланган. Күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак бихисап эшләр башкарылган...
1а.б. Равил Фәйзуллинның шигърияткә килүе үзенең балачагыннан, беренче каләм тибрәтүе туган төбәгенең (Балык Бистәсе) Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә укыганда ук башлана. Шул елларда шигырьләре республика матбугатында күренә башлый. Равил Фәйзуллин үзенең “Рәсем ясыйм” исемле беренче китабын 1965 елда нәкъ менә иң нәни укучыларына багышлап чыгарган иде.

2а.б. Кешене гомере буе балачагы озата килә. Ап-ак сакаллы бабайга әйләнсә дә, балачагы, әнә, кулына алсу алма тотып, кычытканлы койма буенда аны күзәтеп тора; кулына кармак тоттырып, балыклы күлләргә алып төшә; Алмачуарга атландырып, еракларга чаптырып алып китә. Һәм... шигырь яздырта.

Р.Фәйзуллин да балаларга атап самими ихлас шигырьләрне язып кына тора. Ничек язмасын ди? Шагыйрь янәшәсендә шаян һәм хәйләкәр балачагы елмаеп басып тора бит. Моңа аны кечкенә улы – Газизе дә этәрә.

Р.Фәйзуллин. Калейдоскоп.- шушы китаптан балалар өчен язылган шигырьләрне укып китәбез.

1. Хыял.- б.433.

2. Бердәнбер. – б.398.

3. Онытма син!- б. 435.

4. Паласны кем кагар? –б.462.

5. Сабыйлар елы. – б.464.

6. Илләр, җирләр гизүчегә.- б.502.
1а.б. Р.Фәйзуллин поэзиянең олы мәйданына исә алтмышынчы елларда чыга һәм татар поэзиясенә сыйфат яңалыгы алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Шагыйрь турыдан-туры кеше шәхесенең бөеклеге, гади кешенең тормыш герое булырга тиешлеген, үзенең бөек рухына тәңгәл килерлек биеклекләргә чакыра. “Җаныңның ваклыгын...” (1967) шигыре-Р.Фәйзуллин иҗатының “визит карточкасы”-шушы фәлсәфәне дәвам итә.


  1. “Җаныңның ваклыгын..”.- /Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т1.-338/

  2. “Гадиләргә гимн”.- /Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т3.-б.435./

  3. “Нюанслар иле”

  4. “Аҗаган”.-/Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т1.-б.284/

  5. “Мәрмәр” (1970 елда М.Җәлил прем.)

  6. “Наз” шигырьләре укыла.


2а.б. “Хәзерге татар шигыре күләме буенча кыскара, җыйнаклана, тыгызлана бара. Бу өлкәдә Р.Фәйзуллин эзләнүләре аеруча нәтиҗәле булды. Ул кыска шигъри алымның абруен бермә-бер күтәрде,”- дип язды галим, язучы Тәлгат Галиуллин. Р.Фәйзуллин – бер юлдан башлап сигез юлга кадәр күләмдәге кыска шигырь остасы. Бу төр шигырьләрендә ул үзен чын мәгънәсендә сурәтләр остасы итеп танытты. Ул Тормыш, Яшәү гармониясен өйрәнә, укучыга сүзне җегәрле иткән мәгънәви модель-метафора тәкъдим итә. Шул рәвешле аның шигырь-афоризмнар, шигырь-метафоралар дөньяга килде.

Ә хәзер “Җил – вакыт ул” китабыннан берничә шигыре белән танышып китәрбез.

1. Сүзләр бик аз. – 5 бит.

2. Туган җирең. – 68 бит.- 4юллык.

3. Җил – вакыт ул. - 239 бит – 8юллык.

1а.б. Һәр яңа шигырендә, һәр яңа китабында Р.Фәйзуллин үзенең берәр яңа ягы белән ачыла бара. “Яздым Мәхәббәт турында, янып-көеп мин дә бер...”- дип язды шагыйрь. Әйе, шагыйрьнең мәхәббәт турында матур шигырьләре бик күп. Анда яшьләребезнең иң саф гүзәллеккә, эчкерсез матурлыкка омтылуы, мәхәббәт җылысына сусавы, ялгышулары, ярату хисләре ята. Күп кенә композиторларыбыз аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган “Аккошлар”, “Мин сине ничек яраттым”, “Сагыш”, “Иясез шатлык” кебек җырлары әнә шундыйлардан.

Җыр:

“Мин сине ничек яраттым”.- /Р.Фәйзуллин. Сайл.әсәр.т1.-б.291.

“Сагыш”.- /Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т2.-б.39.

“Аккошлар”.-/Р.Фәйзуллин.Сайл.әсәр.т2.-б.35.
2а.б. Мәхәббәт турында сүзне башлаганбыз икән инде, Р.Фәйзуллинның “Мәхәббәтнамә” китабы турында әйтми мөмкин түгел. Бу китабы аның 40 елдан артык вакыт дәвамында иҗат иткән мәхәббәт шигырьләрен эченә ала..Шулардан берничәсен тыңлыйбыз:

Р.Фәйзуллин. Мәхәббәтнамә.- Казан,2003.:

  1. Онытылмас бер кыш.. -13 б.

  2. Яктыга төшә. – 49 б.

3. Яздым мәхәббәт тур. – 55 б.

4. Бәлки, Син.. -79 б.

5. Бу сөю.. – 81 б.

6. Син-теләп алган... – 126 б.

7. Тимим күңелемә.. – 133 б.

8. Язгы кар суларында.. – 262 б.

9. Сезнең урам аша.. – 288 б.
1а.б. Р.Фәйзуллин олы шагыйрь генә түгел, ул абруйлы әдәбият белгече, әдәбиятыбыз флагманы булган “Казан утлары” журналы баш мөхәррире, тәнкыйтьче, үз шигъри мәктәбен тудырган остаз да. Ул сәясәткә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр, эссе-уйланулар, каләмдәшләренең һәм күренекле шәхесләрнең иҗат портретлары, сәяхәтләре турында юлъязмалары авторы буларак та җәмәгатьчелеккә яхшы билгеле. “Җырларда ил гаме”, “Сайланма әсәрләр”е, “Илбагар уйлар” кебек китаплары шундыйлардан.

“Илбагар уйлар” китабы белән танышабыз.

2а.б. Кичәбезне Р.Фәйзуллинның “Вакыт” шигыре белән башлаган идек. Чынлап та, Р.Фәйзуллин үзе сайлаган шигърият дөньясында яшьнәп яшәде. Юкка гына ул “Шигърият гомерем буе тугры юлдашым, таянычым, яшәү мәгънәм булды”,- дип әйтмәгән.

“Яшәсен”. / Равил Фәйзуллин. Сайланма әәрләр. 2т.-б.59./

Кулланылган әдәбият



  1. Илбагар уйлар// Татарстан. – 2013. - №8.-65б.

  2. Мәйдан. – 2003. - №10. (юбилей саны)

  3. Равил Фәйзуллинга 50 яшь// Казан утлары. – 1993. - №8.- б.97-120.

  4. Равил Фәйзуллинга 60 яшь// Казан утлары. -2003.-№8.-б.63.

  5. Равил Фәйзуллинга 70 яшь// Казан утлары.-2013.-№8.-б.116-137.

  6. Фәйзуллин Равил. Җил-вакыт ул...-Казан, 1996.

  7. Фәйзуллин Равил. Заман. Иҗат. Шәхес.-Казан, 2002.

  8. Фәйзуллин Равил. Калейдоскоп: Шигырьләр.-Казан, 2004.

  9. Фәйзуллин Равил. Мәхәббәтнамә.-Казан, 2003.

10.Фәйзуллин Равил. Мәңгелек мизгел:Шигырьләр.-Казан, 2012.

11.Фәйзуллин Р.Сайланма әсәрләр:6т.-Казан, 2005.

12.Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр.2 томда.-Казан, 1992.

13.Һәр табуда күпме югалтулар/ Мәйдан.-2013.-№8.-б.79.