Главная страница

Анам теле татар теле !


Скачать 17.98 Kb.
НазваниеАнам теле татар теле !
Дата17.02.2016
Размер17.98 Kb.
ТипДокументы

Анам теле - татар теле !

Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле- үзенең туган теле... Минем өчен дә

татар теле шундый.

Татар теле- иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел!

Милләтнең саклануы турыдан- туры телгә бәйле, чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә. Без Татарстан җирендә яшибез икән, аның һавасын сулыйбыз икән, димәк, без үз телебезне яхшы белергә тиеш. Тел белү нигезе гаиләдән, балалар бакчасыннан, башлангыч сыйныф белеменнән салына. Баланың аңы, хисе ата- анасының теле ярдәмендә үсә башлый. Өйдә ата- ана көне- төне телевизор карап утырса, баланы үз теле белән, ата-баба көе белән иркәләмәсә, ясле- бакчаларда, башлангыч сыйныфта татар теле такы- токы гына өйрәтелсә, балага туган телне өйрәнүе, әлбәттә, авыр булачак.

Мәктәптә татар теле укытучысының эше җаваплы һәм шактый ук катлаулы. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү бик зур тырышлык сорый. Сөйләм телен, туган телне үзләштерүнең төп чарасы- сыйныфтан тыш эшләр.

Һәр елны мәктәбебездә, 21 нче февраль- Туган тел көне уңаеннан “Туган тел атналыгы” уздырыла. Программабызда район һәм республика күләмендә үткәреләчәк чараларда катнашу яктыртылды.

Т.Миңнуллин музеенда якташыбыз истәлегенә багышланган балалар театр кунакханәсе оештырылачак. Т.Миңнуллинның балалар өчен язылган : “Үзем белән үзем”(2Б сыйныф), “Гафият турында әкият(4 нче сыйныф), “Авыл эте- Акбай”(6АБ сыйныф) әсәрләрен сәхнәләштерү көтелә.

Районүзәк китапханәсендә “Туган телем - татар теле” дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә катнашырга безнең укучыларыбыз да зур теләк белдерделәр. Ә 21 нче февральдә Казан шәһәренең 12 нче татар кызлар гимназиясендә Т.Миңнуллинның I республика конференциясенең “драматургия” номинациясендә безнең мәктәбебездән 6АБ сыйныфы укучылары “Авыл эте –Акбай” спектакле белән конкурста катнашырга әзерләнә ( җитәкчеләре- Шакирова Лилия Искәндәр кызы, Шәфигуллина Фирая Наил кызы).

Мәктәп күләмендә дә Туган телебезгә багышланган кызыклы бәйгеләр, әкиятләр кичәсе, әдәби кичәләр уздырылачак. Укучыларның иҗади эшләренә дә бәя биреләчәк.

Телебезне яратыйк, пычратмыйк! Безнең һәм киләчәк буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!

Ул булганда адашмабыз-

Юлым туры, нурлы көнем.

Күз карасы кебек саклыйм

Анам теле - Татар телен!

И. Гыйләҗев

Милли белем һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Закирова С.И.